Татарстанга Бельгия принцы килә

2006 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

29 июнь көнне Татарстан республикасына Бельгия Варислы принцы Филипп җитәкчелегендә Бельгия Корольлеге делегациясе киләчәк.


ТР Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, визит барышында Бельгия принцы Филиппның ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашуы, "түгәрәк өстәл" оештырылуы һәм Бельгия компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр планлаштырыла.


Татарстанга исә Бельгиянең Барко, СНЕКМА сервис Брюссель, Алерс, М+П Энтерпрайзес, Файнэншл Рузвельт, АйБиЭй-Айон Би Аппликэйшнз, Белгапро, Корман, Ганри, Сольвей компанияләре вәкилләре киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International