Казанда "Рубин" ның ясалма өслекле яңа футбол кыры ачылды

2006 елның 1 августы, сишәмбе

1 август көнне Татарстан башкаласында зур футбол бәйрәме. Казанда "Рубин" ның яңа футбол кыры файдалануга тапшырылды. Спортчылар һәм спортның шушы төре җанатарларының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Футбол Союзы президенты Виталий Мутко, илнең футбол Премьер-лигасы президенты Евгений Гинер, "Милли футбол академиясе" Фонды башлыгы Сергей Капков килгән иде.

Тантаны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Рубин" ФК президенты Александр Гусев ачып, бүгенге чараның футболчылар, аның белән шөгыльләнүче яшүсмерләр, тренерлар өчен аеруча истәлекле, тарихи булуын ассызыклады. Республикада физик тәрбиянең торган саен зур үсеш алуын ассызыклап, ул, Татарстанны спорт империясенә тиңләде.


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, тантанада катнашучыларны шушы истәлекле вакыйга белән котлады. "Соңгы елларда, дөрестән дә республикада спортның күп төрләре буенча масштаблы эш алып барыла. Дөрес, кайберәүләр, спортка зур суммалар тотылуына ризасызлык белдерәләр. Әмма бездән 10 еллар элек спортны үстерүгә финанслар сорасалар, әлегә иртәрәк, вакыты җиткәч, ярдәм итәрбез дияр идем. Менә хәзер ул вакыт килде, Татарстанның икътисады үсә-ныгый бара. Һәм тотылган чыгымнар, нәкъ менә безнең халыкның, аеруча яшьләрнең сәламәтлеген чыныктыруга юнәлдерелә бит", - ди Татарстан дәүләте башлыгы. Минтимер Шәймиев фикеренчә, массалы спорт белән зур спорт бер-берсеннән аерылымыйча үрелеп барырга тиеш. Һәм ул, тулаем дөнья күләмендә барлык халыкларны берләштерүдә спорт кебек бернинди дә идеология булмавын искәртә. Президент республикада спортның, шул исәптән футболның үсешенә этәргеч, ярдәм биргән Россиянең футбол берлеге, Премьер-лига һәм милли футбол академиясе фонды җитәкчелегенә олы рәхмәтен җиткерде.


Яңа футбол кырында җирле балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә йөрүче футболчылар шөгыльләнәчәк, шулай ук биредә алга таба, яшүсмерләр арасында Россия Кубогы һәм Беренчелеге уеннары, Татарстан чемпионатлары, шулай ук барлык яшь төрендә дә Казан Кубогы, Беренчелеге ярышларын үткәрү күздә тотыла. Гомум мәйданы 7560 квадрат мертны эченә алган заманча футбол кырын Россия футбол союзының "Балаларга стадион бүләк итик" дигән программасы кысаларында, "Милли футбол академиясе" Фонды һәм "Рубин" футбол командасы бергәләп төзегән. Төп заказчы - Казан шәһәре хакимиятенең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе исә башлангыч цикл эшләрен башкарган һәм кырны астан җылыту системаларын урнаштырган. Иң югары дәрәҗәдәге заманча Prestiqe XM (Evolution) маркалы ясалма өслекне сатып алу һәм түшәү, шулай ук газон техникасы, күнегү җиһазлары тупланмалары юнәтү - барысы да "Милли футбол академиясе" Фонды финансларына башкарыла. Моның өчен алар 8,6 миллион сум акча биргәннәр. Тулаем чыгымнар исә 14,7 миллион сум.


Россиянең футбол союзы президенты Виталий Мутко, алга таба да республикада футболны үстерүгә ярдәм булачагын ышандыра. "Казан - футбол үзәгенә әйләнеп бара. Һәм без аны шулай күрергә дә телибез. Башкаладагы яшьләрнең күпчелеге спорт, шул исәптән 10 процент мәктәп укучылары футбол белән ныклап шөгыльләнә икән, нигә аларны якламаска. Иң мөһиме, ихтыяҗ бар, уйныйм, ярышам, җиңәм дип торган яшьләр үсеп килә сездә. Республикада футбол белән ныклап шөгыльләнүче яшүсмерләрнең 5 клубы булу, ул - зур мәртәбә. Безнең булышуыбыз, алар республика, ил спорт өчен дә зур нәтиҗәләр, казанышлар бирәчәк бит", - ди Виталий Мутко. Казанда бүген ачылган яңа футбол мәйданы кебек заманча корылмалар әле Россиядә 20ләп кенә икән. Футбол берлеге башлыгы, киләчәктә шундый ук тагын 50 кыр сафка басачагын да әйтте. Әңгәмә барышында ул, Казанның "Рубин" футбол командасының да ныклы күтәрелештә булуын, биредә тәҗрибәле тренелар эшләвен һәм киләчәктә әлеге командага тагын да зур өметләр багълануын ассызыклады. Илкүләм футболга бәя биреп, Виталий Мутко, әлегә спортның бу төре артта барганлыгын, яшьләр футболына җитәрлек дәрәҗәдә моңарчы игътибар бирелмәгәнлеген дә искәртте. Шуңа бәйле рәвештә, хәзер Россия футболында җитди реформалар башланган икән. Татарстан Президенты да андый үзгәртеп коруларның тиешле нәтиҗәләр бирәчәгенә ышана. Аның фикеренчә, балалар, яшүсмерләр футболын үстереп, без, үзебезнең милли каһарманнарыбызны ачабыз. Спортта без яшьләр арасында лидерларны вакытында күреп ала белсәк, ул лидерлар артыннан башкалар да иярә. Футболда да ул шулай, аның белән кызыксыну республикада артканнан-арта бара, ди Дәүләт башлыгы.

"Рубин" футбол командасының яңа уен кырын ачу тантанасында, шулай ук Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, "Казан шәһәре муниципаль берәмлеге" башлыгының беренче урынбасары Рафис Борһанов, башкарма органның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International