Республика көнен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев казанлылар белән бергә бәйрәм итте

2006 елның 30 августы, чәршәмбе

Республика көнен һәм Казанның 1001 еллыгын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев казанлылар белән бергә бәйрәм итте. Иртә белән ул физик культура һәм спорт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Вячеслав Фетисов һәм "Спорт" телеканалы баш мөхәррире Василий Кикнадзе белән Казанның 1000 еллыгы мәйданында "Спорт планетасы" дип исемләнгән бәйрәмне ачып җибәрде. Официаль котлау сүзләрен әйтеп сценадан төшкәч, Минтимер Шәрипович республиканың спорт ветераннары белән күреште, мәйдандагы спорт ярышлары барышын карап үтте.

Соңрак Минтимер Шәймиев М.Горький исемендәге культура һәм ял паркында "Ретро бәйрәм"дә катнашты. Аның белән бергә тематик концертларны, шахмат, шашка һәм домино ярышларын Казан шәһәре башлыгы Ильсур Метшин һәм Казан шәһәренең муниципаль берәмлекләре башкарма комитеты җитәкчесе Марат Загидуллов карады.

Ретроавтомобильләр күргәзмәсендә президент "ГАЗ-57" хуҗасы белән сөйләшеп китте. Ул да үз вакытында шундый "газик"та йөргән икән. Алар бергәләп машинаның яхшылыкларын һәм кимчелекләрен искә төшерделәр. Ә "60нчы еллар" мәйданында оештырылган шахмат бәйгесендә Минтимер Шәрипович FIDE халыкара гроссмейстеры, Европа чемпионы, КДТУ (КХТИ) студенты Артем Тимофеев белән күреште. "Син - респуликабыздагы шахмат уенының киләчәге!" - дип мактады президент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International