Казанга "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышында катнашучылар килде

2006 елның 29 августы, сишәмбе

29 августта Казанга "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышында катнашу өчен, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Евгений Примаков җитәкчелегендә төрле илләрнең танылган 60 вәкиле килде. Аларны "Казан" халыкара аэропортында ТР дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Һәм республиканың башка рәсми затлары каршы алды.

Парламент башлыгы әйтүенчә, Татарстан өчен бу вакыйга - зур хөрмәт күрсәтү билгесе. Безгә олы бәя дә, ышаныч та. Билгеле булганча, "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең беренче утырышы Мәскәүдә узган иде. Икенчесе, РФ Президенты Владимир Путин Һәм ТР Президентының уртак фикере белән, Казанда уза.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашачак.

Евгений Примаков, журналистларның сорауларына җавап биреп, утырышта шулай ук Ислам дине Һәм православие, Россия Һәм мөселман дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр белән бәйле, кешелекнең террорлыкка каршы тору мәсьәләләре каралачагын әйтте. "Безнең Татарстанда булуыбыз үзенчәлекле. Чөнки монда төрле милләт, төрле дин вәкилләренең бергә яши, хезмәттәшлек итә алуы күренеп тора", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International