
31 августта Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең икенче утырышы узды. Күпсанлы кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев сәламләде. Үзенең чыгышында Ил башы Татарстанның бүгенге хәленә дә тукталып үтте.
“Кешелек күп гасырлык юл үтеп, бүген халыкара оешмалар буларак оешты. Ләкин бердәмлек көчле якның мәнфәгатьләренә таянып кына төзелергә тиеш түгел. Ирак белән булган ситуация демократик процессларның тыштан көчләп тагылмыйча, бары тик ил эчендә генә үсеш алырга тиешлеген күрсәтте.
Либераль идеяләр – кешелекнең иң мөһим сыйфаты, ләкин аны экспортка чыгарып булмый. Көчле илләр башка дәүләтләрнең дә фикерен, аларның мәнфәгатьләрен онытмаска тиеш. Бөтен өстенлек тә шунда, - дип белдерде ТР Президенты Минтимер Шәймиев.
– Советлар Союзы күптән таркалса да, корал артыннан куу һаман да дәвам итә. Коралга киткән чыгымнар мәгарифкә, сәләмәтлекне саклауга, халыкны эш белән тәэмин итүгә китсә, илдә гаделлек хөкем сөрер иде.

Һәр халык, һәр дәүләт үз тарихына ия. Шуңа да, без халыкларның гореф-гадәтләрен истән чыгармаска тиеш. Алар белән килешмәү – димәк, мәдәниятләр төрлелеге белән санлашмау дигән сүз”,- диде Ил башы.
Ул шулай ук бүгенге чараның әһәмиятенә басым ясап: “Ислам дөньясы Көнбатышка уңай йөз белән борылырга һәм дөньяда барган конфессияләр арасындагы киеренкелеккә нокта куелырга тиеш”, - дип белдерде.