Татарстан Республикасы Президенты Россия җыелма командасы составында Европа чемпионатында Гетеборгта җиңел атлетика буенча алтын медаль яулаган халыкара класслы спорт мастерлары Елена Мигунова һәм Екатерина Кондратьевага, шулай ук республиканың җиңел атлетика буенча җыелма командасының баш тренеры Ольга Павловага котлау юллады.
Телеграммада аерым алганда болай диелә: "Сезнең гомуми җиңүегез талантлы тренерның эзлекле һәм тырыш хезмәте, спортчыларның югары осталыгы, көрәшче характерына ия булулары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Безнең республика халкы Татарстан спортчыларының Россия җиңел атлетика мәктәбенең югары дәрәҗәсен яңадан раславыгыз, ил төбәкләре арасында Татарстанның спорт буенча данын күтәрүегез белән горурлана. Бу исә республикада физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә нәтиҗәле сәясәт булуны раслый.
Сез үз җанатарларыгызны матур һәм соклангыч җиңүләрегез белән әле бер генә мәртәбә сөендермәссез дип ышанабыз һәм барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез".
Минтимер Шәймиевнең халыкара класслы спорт мастеры Ирина Пермитина һәм аның тренерлары Константин һәм Виктор Пермитиннар исеменә Гетеборгтагы уңышлы чыгышлары уңаеннан юллаган котлау телеграммасында болай диелә: "Җиңел атлетиканың иң катлаулы саналган марафон төрендә бронза медале яулап Сезнең Россия җыелма командасына керткән шәхси лаеклы өлешегез шулай ук илдәге җиңел атлетика мәктәбенең югары дәрәҗәле булуына дәлил. Бу матур чыгыш спортчының югары осталыгын, эш сөючәнлеген һәм талантлы тренерларның профессиональлеген һәм таләпчән булуын раслаучы күрсәткеч.
Кадерле Ирина! Сезнең белән – Татарстанның талантлы кызы белән – горурланабыз. Республиканың Россиядә спорт алга киткән төбәге булуда Сезнең дә өлешегез зур. Ышанабыз, алда әле Сезне матур, истә калырлык җиңүләр көтә. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез.