Минтимер Шәймиевнең республика көньяк-көнчыгышына эш сәфәре башланды

2006 елның 1 сентябре, җомга

1 сентябрь көнне һәм иртәгә ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Баулы һәм Азнакай районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Баулы муниципаль районына эшлекле сәфәре, Баулы шәһәренең 7 нче санлы гомум белем бирү мәктәбен тантаналы төстә ачу белән башланып китте.

Тантанда ТР Президенты белән бергә, Фән һәм мәгариф министры Рәис Шәйхелисламов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүетдинов, ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашты.

Баулы урта гомум белем бирү мәктәбенең проект куәтлеге - 700 урын. Шуны билгеләп узарга кирәк: Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм “Татнефть” ААҖ тарафыннан финанслаштырылган мәктәп, чит ил һәм информатиканы тирәнтен өйрәнү юнәлешен күздә тота. Заказчысы – Татарстан Республикасының Баш инвестиция – төзелеш идарәсе, генераль подрядчы – “Евро-Жилстрой” ЯАҖ. Проект оешмасы – “Татсельхозхимпроект” сәнәгать комплексы ААҖ.

Тантана ачылышында “Евро-Жилстрой” җәмгыяте югары белемле, 14 ел педагогик стажы булган мәктәп директоры Галина Ананьевага символик ачкычны тапшырды.

Әлеге мәктәп компьютер классы, интерактив такталар белән җиһазландырылган. Ә инглиз теле кабинеты өчен интерактив тактаны Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин бүләк итте.

Башинвестиция төзелеш идарәсе тарафыннан дәрес һәм киңәшмәләр уздыру өчен бүләк ителгән интерактив такта, яңа мәктәпнең уку залында урнашкан.

Әлеге мәктәп бусагасын быел 21 беренче сыйныф укучысы атлап керә. Чит телләргә килгәндә, биредә гарәп теле факультатив рәвешендә укытылачак, ә татар теле серләре тизләтелгән темплар белән төшендереләчәк һәм алга таба бу экспериментларның нәтиҗәләре тикшереләчәк.

Мәктәп ачылышы тантанасында Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин районда 4700 баланың мәктәптә укыганлыгын хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тантанага җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге бәйрәмнең - зур вакыйга булуын ассызыклады. Ул шулай ук республика буенча гомум белем бирү мәктәпләрендә барлыгы 418 меңнән артык укучы укуын да әйтеп узды.

“Республика ата-аналарын, балаларын, укытучыларын Дүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән кайнар котлыйм һәм уңышлар телим. Бүген бөтен илдә уку процессы старт алды”, - диде Илбашы. Һәм һәр баланы әдәпле, тәртипле итүдә көч түкәннәре өчен – ата-аналарга, ә балаларга булган мәхәббәтләре һәм аларга карата сабыр булганнары өчен – укытучыларга рәхмәтен белдерде.

“Без балаларны конкурентлыкка сәләтле итеп әзерләргә тиеш, чөнки һәр кеше өчен үзен күрсәтүдә һәм дөньяга танытуда бернинди дә чикләр юк. Безнең балалар Татарстан һәм Россия җәмгыятьләренең лаеклы вәкилләре булып кына калмыйча, дөньяның төрле почмакларында үзләрен иркен, тыныч хис итәргә тиеш.

Һәр бала Татарстан Республикасын тиешле дәрәҗәдә тәкъдим итәрлек булып, белем алып чыксын иде”, - диде Минтимер Шәймиев.

Бүгенге мәктәп ачылу тантанасында катнашкан “Бердәм Россия” фиркасе 1 нче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары бүләк итте.

Мәктәп директоры Г.Ананьева исә белем йортының калкып чыгуында өлеш керткән һәр шәхескә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International