
2 сентябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай муниципаль районына сәфәренең төп максаты булып саналган Азнакай районының 75 еллыгына һәм “Азнакайнефть” нефть һәм газ табу идарәсенең 50 еллык юбилеена багышланган тантаналарда катнашты.
Иң элек ил башы игътибарына Мәдәният сарае каршында оештырылган “аулак өй”дән бер күренеш тәкъдим ителде. Әлеге Мәдәният сарае 1982 елда төзелгән. 2006 елның май аенда биредә капиталь ремонт башланган. Төзекләндерүнең беренче этабы агымдагы елның 25 августында тәмамланган, ә икенче этабы шушы елның 31 декабрендә төгәлләнер дип ниятләнә. Беренче этапта тамаша һәм бию заллары, шулай ук эш кабинетлары яңартылса, икенче этапта исә икенче катны төзекләндерү каралган.
Аннан соң Минтимер Шәймиев һәм аны озатып йөргән рәсми затларга Азнакай юбилей тантаналарын ачып җибәргән бию һәм җыр төркемнәре чыгышлары тәкъдим ителде. Бәйрәмне нефтьче ветераннарны һәм атказанган хезмәт ияләрен хөрмәтләү белән башладылар. Ачылыш тантанасында Азнакайда туып үскән Татарстанны- атказанган җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинова да әлеге төбәк турындагы җырын бүләк итте.

Азнакай муниципаль район башлыгы Мансур Хәйретдинов бер юлы ике зур юбилей билгеләп үтүче Азнакай халкын һәм дәрәҗәле республика кунакларын олы бәйрәм белән котлады. “”Без үзебезнең данлы тарихыбыз белән горурланабыз. Азнакайда яшәүче төрле милләт кешеләре дә үзләренең изге гамәлләре белән сөендереп килә”, - диде ул.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов тарафыннан да барлык нефтьче ветераннарга рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул югары һөнәри һәм бай тәҗрибәсе белән аерылып торган нефтьче ветераннарны, аларның дәвамчылары булып торган яшь буын вәкилләрен тәрбияләүгә куйган көчен югары бәяләде. “Нефтьчеләр төзегән мәһабәт социаль объектлар күңелләрне аеруча шатландыра”, - дип дистәләгән меңле коллективның бердәм булуын ассызыклады.

Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән азнакайлыларны олы юбилейлары белән котлады. “Биредә, нефть төбәгендә, мәгънәле, эшнең тәмен белүче, район язмышын уңай якка хәл итүче кешеләр яши. Хәзерге заманда “Хезмәтенә күрә - хөрмәте” дигән татар халык мәкале чынга ашып бара. Читтән караганда, чыннан да уңышларның күп булуын күрәсен. Без сезнең казанышларыгызга гаҗәпләнәбез һәм горурланабыз. Ниһаять, Татарстан җир катламнары да халык ихтыяҗларына хезмәт итә башлады. Байлык бар, акыл бар, заманча технологияләр үзләштерелә, - димәк – алга омтылыш бар дигән сүз. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндәй, шушы юнәлештә дәвам итәргә язсын”, - дип Азнакай халкының якты киләчәгенә ышаныч белдерде Президент. Минтимер Шәймиев бу районның үзенчәлекле булуына басым ясап, аның авыл хуҗалыгы юнәлеше һәм агро-сәнәгать комплексы тауар җитештерү буенча да һәрвакыт аерылып торуын шәрехләде. Кыскасы, республика җитәкчесе Азнакайны авыл хуҗалыгы буенча да алдынгы булырга тиешлегенә басым ясады.

Минтимер Шәймиев Азнакай районының мәдәният өлкәсенә дә күп шәхесләр бүләк иткән район булуын искәртте. Ул театр артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, күренекле язучылар Илдус Гыйләҗев, Марсель Галиевләрне татар халкының йөзек кашларына тиңләде. Шулай ук Зәйнәп Фәрхетдинованың да горурланырлык олы хәзинә булуына басым ясады. “Азнакайлылар! Сездә рухи байлык күп, киләчәктә сездән үрнәк алырлык итеп эшләргә насыйп булсын. Бүген сезгә ышаныч зур булганга күрә, алдыгызга җитди бурычлар куярга батырчылык иттем”, - диде ул. Минтимер Шәймиев нефть үсеше өлкәсендә хезмәт иткәе шәхесләргә карата да тирән ихтирам булуны билгеләп узды.
.jpg)
Минтимер Шәймиев “Азнакайнефть” нефть-газ табу идарәсе башлыгы Рәзиф Галимовка ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
