Минтимер Шәймиев: "Юниорлар арасында хоккей буенча Европа чемпионатын яхшы итеп уздырырбыз"

2006 елның 8 сентябре, җомга

8 сентябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасына эшлекле визит белән килгән Халыкара боздагы хоккей федерациясе Президенты Рене Фезель һәм федерация вәкилләре белән очрашты. Федерация җитәкчелеге чемпионатны Казанда уздыру буенча оештыру мәсьәләләрен хәл итү, Татарстанның спорт инфраструктурасы мөмкинлекләре белән танышу өчен килде.

Очрашуда Минтимер Шәймиев кунакларның республикабызда берничә хоккей объектын каравын, тулаем алганда, бездә барлык спорт төрләре дә диярлек үсә баруын билгеләп үтте. "Без бергә туплаучы әйбер - ул спорт белән шөгыльләнү дип уйлыйбыз. Бездә хоккейны яраталар. Яшь хоккейчыларны үстерү өчен чыгымнар тотабыз, оештыру структурасын да булдырдык. Хәзер балалар бөтен җирлекләрдә дә хоккей белән шөгыльләнә", - диде Илбашы.

Президент "Ак барс" командасы өчен яхшы шартлар тудырылганын билгеләп үтте. "Бездә "Ак барс" һәм "Түбән Кама нефтехим" командалары - премьер-лигада, Әлмәт һәм Лениногорск "Нефтяник"лары - югары лигада. "Без уңышка йөз тотабыз. Башкача була да алмый. Төзелгән система үз нәтиҗәләрен бирер.", - диде.

Минтимер Шәймиев, сүзен дәвам итеп, республикада баскетбол, волейбол, чирәмдәге һәм туплы хоккей белән яхшы гына шөгыльләнүебезне, 2007 елда Чирәмдәге хоккей буенча Европа чемпионаты үткәрәчәкбезне әйтте. Хәзергә чирәмдәге хоккей стадионын төзүнең тәмамланып килүе билгеле булды.

"Безнең футбол командалары хәзер УЕФА Кубкында уйный. 14 сентябрьдә без "Парма" итальян командасы белән уйныйбыз. Киләсе елга өсте ябулы футбол кырын сафка бастыруны тәмамлыйбыз. Бу ел дәвамында күнегүләр уздыру өчен зарур.

Спортның башка төрләре буенча да күтәреләбез. Без хәзер 2011 елда Бөтендөнья универсиадасын үзебездә уздырырга дәгъва итәбез. Безнең мөмкинлекләр начар түгел. Мин, сез безнең белән танышкач, үз сүзегезне республика файдасына әйтерсез дип саныйм. Без бигрәк тә сезнең белән 2008 елда Юниорлар арасында хоккей буенча Европа чемпионатын бергә яхшы итеп уздырырбыз дип уйлыйм. һәм алга таба да хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйм", - диде Президент.

Рене Фазель Минтимер Шәймиевкә спортны үстерүгә, бигрәк тә хоккей өлкәсе өчен ярдәм итүенә рәхмәт белдерде һәм уңышлар белән котлады. Ул "Татнефть-арена"ны ачканда Вячеслав Фетисовның, үзенә шалтыратып, Казанга килергә нык үгетләвен әйтте. Бу аренага югары бәя бирде.

Рене Фазель, әлеге очрашу тәмамлангач, журналистлар белән очрашуда 2008 елда Юниорлар арасында хоккей буенча Европа чемпионаты уздыру урыны турындагы соңгы карарның агымдагы елда сентябрь аенда яртыеллык конгресста кабул ителәчәген хәбәр итте.

"2008 елда без Халыкара хоккей федерациясе барлыкка килүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Һәм Казан җанатарлар белән бергә бу түгәрәк датаны билгеләп үтү өчен менә дигән урын. Татарстанның боз ареналары менә дигән һәм югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәрлек хәлдә".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International