8 сентябрьдә Казан Кремленә бертөркем дәүләт эшлеклеләре, галимнәр һәм мөгаллимнәр, иҗат әһелләре, халык хуҗалыгының башка тармакларында хезмәт куючы алдынгылар җыелган иде. Хезмәтләрендә уңыш казанган бу шәхесләргә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм Татарстанның югары Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Иң әүвәл Президент илебезнең, республиканың социаль – икътисади, рухи үсешенә саллы өлеш керткән алдынгыларны мондый бүләккә лаек булулары белән котлады, һәм шушындый тырыш, тынгысыз кешеләр булганда, Татарстан тагын да зуррак үсешкә ирешер дигән ышаныч белдерде. Бүләкләү барышында Президент аларның һәрберсендәге эшлекле сыйфатларга аерым тукталып үтте.
РФ югары Дәүләт бүләгенә ия булучылар арасында ТР премьер – министрының беренче урынбасары Равил Моратов та бар иде. Республика үсешенә зур өлеш керткән бу шәхескә Дуслык орденын тапшырып, Минтимер Шәймиев: "Шундый кешеләребез күбрәк булсын иде", – дигән теләк белдерде. Дуслык орденын иҗат әһелләре – халык шагыйре, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Равил Фәйзуллин белән М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры җырчысы Венера Ганиева да алды.
Республика башлыгы РФ мактаулы исемнәренә лаек булган татарстанлыларга таныклыклар һәм күкрәк билгеләрен дә тапшырды. Алар арасында галимнәр, укытучылар, җитәкчеләр, гади эшчеләр бар.
Татарстанның югары бүләгенә лаек булган Кукмара районының "Яңа тормыш" хуҗалыгы җитәкчесе Радик Рәүфовка Президент эчке дөньясы бай кеше дип бәя бирде. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә куйган күпьеллык фидакарь хезмәте өчен ул "ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.
Республиканың "Фидакарь хезмәте өченҢ медален алучылар да шактый иде бүген. Алар арасында ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов, "Мәгариф" журналы баш редакторы Габделхак Шәмсетдиновны атап үтәргә мөмкин. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев исә "Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре" исеменә лаек булды. Энергетика, икътисад, төзелеш, торак – коммуналь хуҗалык, социаль яклау, медицина, мәдәният өлкәләрендә хезмәт итүче бертөркем алдынгылар шулай ук Татарстан Президенты кулыннан республиканың мактаулы исемнәре бирелү турында таныклык һәм значок алды.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.