Татарстан Президенты РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

2006 елның 6 сентябре, чәршәмбе
Республика башлыгы Пермьгә кичә кич килде. "Большое Савино" аэропортында Минтимер Шәймиевне Пермь крае Губернаторы Олег Чиркунов һәм Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Хәлил Гөзәеров каршы алды. Кичә шулай ук Пермь крае губернаторы һәм Татарстан Республикасы Президентының эшлекле кичке аш мәҗлесе узды. Аның барышында субъект башлыклары, аерым алганда, край территориясендә яшәүче татарларның көнүзәк проблемалары турында фикер алышты. Соңрак Минтимер Шәймиев һәм Олег Чиркунов РТР телеканалының "Вести" программасына уртак интервью бирделәр.

6 сентябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында округның экологик сәясәте, шулай ук табигый ресурсларны саклау һәм рациональ файдалану мәсьәләләре тикшерелде.

Утырышта РФ табигый ресурслар министры урынбасары Анатолий Темкин, Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе Рөстәм Хәмитов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Валерий Рощупкин, ИФО субъектлары башлыклары катнашты.

Бүген шулай ук РФ Генераль прокуроры Юрий Чайка рәислегендә ведомствоара киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ИФОда җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү буенча чаралар, хокук бозуларны кисәтү, законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышынды. Чарада шулай ук Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, округ төбәкләре башлыклары катнашты.

Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның киләсе утырышы агымдагы елның декабрь аенда Башкортстанда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International