Герман Греф: “Татарстан – инвестицияләр салу өчен иң ышанычлы урын”

2006 елның 12 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдә Казанда “Татарстан Республикасының инвестиция потенциалын тәкъдир итү” I халыкара икътисади форумы башланды.
Биредә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф, Тула өлкәсе губернаторы Вячеслав Дудко катнашты.
“Ак Барс” һәм “Тройка-Диалог” компанияләре төркеме тарафыннан оештырылган ике көнлек чарада катнашу өчен дөньяның 13 иленнән 400 катнашучы һәм 100 гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре теркәлгән.
Минтимер Шәймиев “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында форумда катнашучыларны сәламләп, аларны республиканың социаль-икътисади хәле белән таныштырды. “Татарстан, нефть табуны исәпкә алмыйча, тулаем төбәк продуктының күләмен чагыштырма бәяләрдә 2009 елга ике мәртәбә арттырырга ниятли”, - дип белдерде республика башлыгы. Ул шулай ук соңгы 5 ел эчендә халыкның реаль акча табышы 2 тапкыр артты, Татарстан РФнең субъектлары арасында сәнәгать продукциясе күләме буенча - 5нче, ә икътисади үсешнең чагыштырма күрсәткече буенча Мәскәүдән соң 2нче урынга чыкты, дип белдерде республика башлыгы. Минтимер Шәймиев республика территориясендә федераль күләмдәге берничә эре югары технологияле инвестиция проектлары тормышка ашырыла: Түбән Камада нефть эшкәртү заводлары комплексы, “Түбән Кама Нефтехим”, “Казаноргсинтез”, “Түбән Кама Шина”, “Северсталь-Авто”, “НӘФИС-Косметикс” ААҖнең аерым проектлары һәм башкалар, дип хәбәр итте.
ТРда инвестиция эшчәнлегенә карата дәүләт ярдәме мәсьләсенә кагылып, республика башлыгы салым стимуллаштыруны (“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә, шулай ук технопаркларда), республикада төзелгән 4 фонд - Инвестиция-венчур (3 миллиард сум күләмендә), Тотрыклы залог-иминият (7 миллиард сум), Фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләр үсешенә теләктәшлек фонды (800 миллион сум), шулай ук Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче кече предприятиеләргә венчур инвестицияләр үсешенә теләктәшлек фонды (300 миллион сум) аша проектларны дәүләт партнерлыгы рәвешендә бергә финанслауны билгеләп узды. Өстәвенә, Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, республика федераль үзәк тарафыннан технопарклар, бизнес-инкубаторлар, икътисадны диверсификацияләү өчен башка югары технологик үзәкләр оештыру өчен тәкъдим ителгән барлык мөмкинлекләрне дә файдалана.
Форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш теләп, Минтимер Шәймиев Татарстанда көндәшлекле фәнни производстволарны үстерү максатларында хуҗалык итүнең барлык формалары өчен дә әйбәт шартлар булдырыла, дип билгеләп узды.
РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф коммерция структураларына (“Ак Барс” ААҖ һәм “Тройка-Диалог” компанияләре төркеме) “дәүләт әһәмиятендәге вакыйга” оештырган өчен рәхмәт белдерде.“Без коммуникацияләрнең, безнең партнерлар, инвесторлар, инвестиция ресурслары белән идарә итүчеләргә булган мәгълүматны җиткерүнең әһәмиятен бәяләп бетермибез һәм шулай ук бизнестан дәүләткә кайтма элемтәгә тиешле игътибар бирмибез”,- дип билгеләп узды Герман Греф. Ул Казан форумы традициягә әверелсен һәм киләчәктә биредә башка Россия төбәкләре дә киң тәкъдим ителсен иде, дигән теләк белдерде.
Чит инвесторларына мөрәҗәгать итеп, ул илдә икътисади үсешне стимуллаштыру максатларында тормышка ашырылачак чараларны санап узды. Беренче чиратта, бу – махсус икътисади зона (сәнәгый-җитештерү, техник-үзләштерү, туристик-рекреацион һәм портлар тибындагы), инвестиция фондлары, инновацияләргә ярдәм (интеллектуаль милекне камилрәк саклауны да кертеп), инженерлык инфраструктураларын киңәйтү, маркетинг сәясәтен активлаштырып сәнәгать дизайны үзәкләре булдыру. Инфраструктураны модернизацияләү турында сөйләгәндә, Герман Греф автомобиль юллары, йөк терминаллары, портлар төзелешенә, һава элемтәсен яхшыртып, федераль үзәк “соңгы дистә ярым елларда дәүләт тарафыннан игътибар ителмәгән өлкәләргә игътибар биреп, башкарылмаган эшләрне төгәлли”, дип ассызыклады.
Федераль министр сүзләренчә, Татарстан “инвесторга Россиядә беренче адымнары ясарга мөмкин булган урын” санала, чөнки биредә хокукларны ышанычлы яклыйлар, барлык проблемаларга һәм инвесторларның теләкләренә игътибар белән карыйлар. “ТРда безнең илдәге иң йомшак инвестиция климатларның берсе. Моңа бер мәртәбә үкәрелүче чаралар белән түгел, ә республика җитәкчелеге тарафыннан дистәләрчә ел алып барылган планлы эшләр нәтиҗәсендә ирешелгән”, дип билгеләп узды Герман Греф. Татарстан икътисади үсешкә ирешкән база шартлары арасында шәхси инициативаны, чит кешеләр хокукларына хөрмәт белән карау, күрше төбәкләр һәм чит ил дәүләтләренең алдынгы тәҗрибәсен файдалануны атады.
Минтимер Шәймиев һәм Герман Грефның сәламләү сүзләреннән соң докладлар башланды.
Республикада уздырыла торган инвестиция сәясәте һәм республика бюджеты акчалары катнашында конкрет проектлар турында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сөйләде. Ул шулай ук ТРның икътисади, чимал, кадрлар, фәнни-техник потенциалына, халыкның кулланучылар соравы үсеш перспективаларына, тулаем төбәк продуктында кече бизнес өлеше артуга тулырак тукталды.
“Тройка Диалог” компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Рубен Варданян билгеләп узганча, бүген Россия сәнәгатьчеләре алдында торган төп бурыч – инвестиция банклары һәм институтларын җәлеп итү өчен бизнесның ачыклыгын тәэмин итү. Хәзерге Россия алдында торган глобаль проблемалар арасында ул демография кризисын, шулай ук инфраструктураның икътисади үсештән артта калганлыгын атады. Чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә безнең республиканың эшчәнлеген бәяләп, Рубен Варданян тиздән Татарстан әлеге күрсәткеч буенча РФ субъектлары арасында лидерлар өчлегенә керәчәк, дип билгеләп узды (хәзерге вакытта ТР 10нчы позициядә).
Татарстан башкаласының инвестиция потенциалы турында форумда катнашучыларга Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. Аның сүзләренчә, иң алдынгы проектларның берсе булып Идел ярында төзеләчәк “Казан-Уфа” логистик үзәге торырга мөмкин. Башкала муниципалитеты башлыгы шәһәрнең торак, офислар, складлар, өч йолдызлы һәм дүрт йолдызлы класслы урта сыйдырышлы кыйммәт булмаган кунакханәләр төзелешенә җир участокларын сату белән кызыксынуын билгеләп узды.
Әлеге форумда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Ак Барс” банк Идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, ϻТАИФҢ компанияләр төркеме генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ϻТатнефтехиминвест-холдингҢ генераль директоры Рафинат Яруллин, ϻFoster WhellerҢ ҖЧҖ техник директоры Николай Буйневич катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International