Форумда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүгенге чараны "Изге эшләр эшләүчеләр Җыены" дип атады. "Шулай да ничек кенә атасак та изгелекләр эшләүчеләрнең гамәлләре кемнеңдер кушуы буенча түгел, чын күңелдән, чын йөрәктән башкарыла. Җәмгыять үсеше, алга китешендә һәрвакыт проблемалар булды һәм булыр да. Инде алга китеш чорында без изге эшләр кылу өчен өлгереп җиттек", - ди Президент. Һәм изге эшләргә старт биреп, 2007 елны Татарстанда Хәйрия елы дип игълан итү турында тәкъдим белән чыкты. Илбашы шулай ук үз чыгышында хәйрия эшчәнлегенең тарихы зур булуын, моннан 100 еллар элек үк инде мохтаҗлар өчен приютлар, хастаханәләр ачылуын һәм гасырлар буе аларның халыкка хезмәт күрсәтеп килүен ассызыклады. "Ярдәм итүнең нинди генә формалары юк. Бары тик теләк кенә булсын. Мисал өчен, "Тузган торакны бетерү" буенча ТР Президенты программасы. Заманында республиканың һәр предприятиесе аны гамәлгә ашыру өчен үз керемнәренең 1 процентын фондка күчереп барды. Масштаблы программаның нәтиҗәсе күз алдында. Бу онытыла торган гамәл түгел, бу - изге эш", - диде Минтимер Шәймиев анда катнашучыларга рәхмәтен белдереп. Хәзер исә республикада социаль ипотека буенча "Һәркем ала алырлык торак" программасы гамәлдә. Һәм аны тормышка ашыру да изге эшләрнең дәвамы булырга тиеш. Минтимер Шәймиев республикада изге гамәлләр кылучыларның исемнәре беркайчан да онытылмаячагын һәм аларның үзләре өчен дә зур горурлык булачагын искәртә. Аерым шәхесләргә тукталып, ул, танылган хәйрияче Әсхәт Галимҗановны аерым атап узды. "Әсхәт кебек кеше дөньяда юктыр. Изге эш эшли торган изге кеше ул Әсхәт Галимҗанов. Республикада аңа үзе исән чагында ук һәйкәл куяргә кирәк". Шулай ук Президент Минзәләдән Николай Михайлов, "Татнефть", "Түбән Кама нефтехим" предприятиеләре, "Таттрансгаз" башлыгы Рәфкат Кантюков, "Бәхетле" компаниясе җитәкчесе Мөслимә Латыйпова һәм тагын бик күпләрнең исемнәрен, алар кылган изгелекләрне телгә алды.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин форумда катнашучыларга Президент вәкиле Александр Коноваловның сәламен җиткерде.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.