7 сентябрь көнне Казанда коляскалы инвалидлар өчен Реабилитацияләү үзәге ачылды

2006 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе
7 сентябрь көнне Казанда Дубравная урамында коляскалы инвалидлар өчен Реабилитацияләү үзәген тантаналы ачу узды. Үзәк инвалидларны реабилитацияләүгә системалы якын килүне оештыру максаты белән төзелгән. Татантаналы ачылышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Казанның Инвалидларны реабилитацияләү үзәге "Казгражданпроект" институты тарафыннан эшләнгән махсус проект буенча, алдынгы чит ил тәҗрибәсен файдаланып төзелгән. Россиядә аңа тиңдәш башка мондый үзәкләр юк.

Коляскалы инвалидлар өчен реабилитацияләү үзәге төзелеше 1995 елдан бирле алып барылган. Проектның гомум бәясе - 105,469 миллион сум, шул исәптән төзү-монтажлау эшләре 97,53 миллион сум. Финанслау төрле чыганаклардан башкарылган: РФ президентының резерв фонды, Казан бюджеты, Татарстан Республикасы бюджеты, Россия пенсия фонды, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт бюджеттан тыш торак фонды, Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкының беренче траншы.

Үзәк хезмәткә яраклы яшьтәге неврологик, травматологик, ревматологик авырулар нәтиҗәсендә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган инвалидлар белән эшләүгә билгеләнгән һәм бер көнгә 280 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Үзәкнең әһәмиятле үзенчәлеге -инвалидларга реабилитацияләү курсын үзләренең туганнары һәм якыннары белән үтәргә мөмкинлек бирүе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International