Татарстан - Казахстан хезмәттәшлегенә янә бер адым ясалды

2006 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрьдә башкалабызда "БТА-Казан" акционерлык банкының үзәк офисын ачу тантанасы узды.


Әлеге банк Казахстанның иң эре банкларының берсе булган "ТуранАлем" банкының бүлендек предприятиесе санала. ("ТуранАлем" банкының бүгенге көндә Кытайда, Төркиядә, Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең күп кенә иллләрендә, шул исәптән Россиядә, вәкиллекләре, бүлендек банклары эшли).

Банк ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Казахстанның Россиядәге илчесе Җансәит Туймәбаев, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һ.б. рәсми затлар катнашты. Бүгенге вакыйга тугандаш Татарстан һәм Казахстан республикалары арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерүгә тагын бер адым. Казахстан илчесе белән Татарстан Президенты шундый фикердә.

Мәгълүм булганча, Татарстанда эшләп шактый тәҗрибә туплаган "Идел-кама" акционерлык банкы белән Казахстанның "ТуранАлем" банкы арасында 2005 елда коммерция хезмәттәшлеге һәм бизнес технологияләрен тапшыру турында килешү төзелгән иде. Шул ук елның июнендә акционерларның гомуми җыелышында "Идел-Кама" банкы" "БТА-Казан" дип үзгәртелде һәм аның устав капиталы 1 млрд. сумга арттырылды.


"ТуранАлем" банкы идарә рәисенең беренче урынбасары, "БТА-Казан" банкының Директорлар советы рәисе Йәркин Татишев журналистлар белән булган әңгәмәдә алдагы планнар белән уртаклашты. "Без Татарстанда банк сферасын үстерүдә катнашып, бу төбәктә банк челтәрен киңәйтергә уйлыйбыз', –ди ул. Агымдагы елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча, акционерлык банкы үз капиталын 37 процентка, активларын – 38, корпоратив кредитлар портфелен – 46, халыкка кредитлар бирүне 68 процентка арттырган. Директорлар Советы рәисе билгеләп узганча, бүгенге көндә Татарстанда алар тарафыннан 10 млн. долларлык ипотека кредитлары бирелгән. "Казахстанда бу төр кредитлар бирү буенча без лидер, Татарстанда да бу позициядән калышмаска тырышабыз", – ди Йәркин Татишев.

Өстәп шуны әйтергә кирәктер, банкның үзәк офисы урнашкан бу бинаны күпләр хәзер танымыйдыр да. Башкаланың Декабристлар урамы белән Ибраһимов проспекты кисешендә озак еллар төзелә алмый яткан, халык телендә "скелет" дип йөртелгән урын ул. Банк җитәкчелеге уенын-чынын бергә кушып, биредә урнашкан банк сәламәт организм булып, Татарстанны муллыкта яшәтү өчен хезмәт итәр дип вәгъдә бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International