19 сентябрь көнне Анталиядә ял итүче Татарстан Республикасы Минтимер Шәймиев һәм Төркия Республикасы Президенты Әхмәт Недждет Сезер арасында телефон аша сөйләшү булды.
Әңгәмә барышында яклар ике республика арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек үсеше перспективалары турында фикер алышты, конкрет мәсьәләләрне эшкәртү кирәклеген билгеләп узды. Соңгы 10-15 елда Татарстан һәм Төркия арасында булган уңышлы элемтәләр төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киләчәктә киңәйтү өчен яхшы нигез тудыруы ассызыкланган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Төркия Президенты Россия –Төркия мөнәсәбәтләрен үстерүнең зур потенциалын билгеләп узды, бу агымдагы елның июнь аенда Россия Федерациясенә рәсми сәфәр барышында тагын бер кат күрсәтелгән.
Сөйләшү ахырында Минтимер Шәймиев Төркия Республикасы Президентын 65 яше белән котлады. Ул Әхмәт Недждет Сезерга Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында хезмәттәшлек һәм дуслык традицияләрен ныгытуга шәхси өлеше өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм Татарстан халкы әлеге мөнәсәбәтләрне бәяли һәм кадерләп саклый, диде.