Казанда "Уңыш-2006" республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәме узды

2006 елның 6 октябре, җомга

6 октябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән районнарны бүләкләде.

Билгеле булганча, агымдагы елда республика игенчеләре басу-кырлардан 4 миллион 600 мең тонна ашлык җыеп алды. Иң зур күрсәткечләргә Нурлат, Буа, Актаныш, Балтач, Зәй, Чирмешән, Апас районнары иреште. Район хакимиятләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләрен бүген Минтимер Шәймиев Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан оештырылган "Уңыш-2006" бәйрәмендә тәбрикләде. Алда санап үтелгән районнар икешәр МПЗ-1321 тракторлары белән бүләкләнде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңгыраткан мәгълүматларга караганда, Нурлат районы бу җәйдә 206 мең тонна ашлык, Буа - 200 мең тонна, Актаныш белән Арча районнары 170шәр мең тонна иген суктыра алган. Шулай ук үткән ел белән чагыштырганда, Минзәлә, Мөслим, Чистай, Спас кебек районнар да күрсәткечләрен арттыруга ирешкән.

Инде алтынчы ел рәттән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңыш бәйрәменә җыелуы матур традициягә әйләнүен билгеләп үтеп, Татарстан президенты 1996-2000 елларда республикада 4 миллион тонна ашлык суктырылганлыгын, ә 2001-2005 елларда аның 5 миллион тоннага кадәр җитүен ассызыклады: "Җир-Анабызга хөрмәт бу, һәрвакыт авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итеп торуыбыз нәтиҗәсе", - диде.

"Үгәртеп кору еллары башыннан ук без авыл хуҗалыгын республиканың социаль-икътисади үсешендә өстенлекле юнәлеш итеп билгеләгән идек. Авыл хуҗалыгы җирләрен саклау, аларны нәтиҗәле файдалану, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү - дәүләтнең төп бурычы булып тора. Җиргә нәкъ шундый мөнәсәбәт безгә авыл хуҗалыгын саклап калырга һәм соңгы елларда җитештергән продукция күләмен 3 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. Бу - Россиянең уртача күрсәткеченнән ике мәртәбә күбрәк. Бүген республика тулысынча үзен икмәк һәм терлек азыгы белән тәэмин итә, аны чит төбәкләргә дә сата", - диде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.

"Безнең икътисадтагы стратегик өстенлекләребез нәтиҗәле булып чыкты. Бүген Татарстан Россиянең әйдәп баручы төбәкләре рәтендә тора. Федераль аналитик үзәкнең мәгълүматларына караганда, Татарстан сәнәгать продукциясен җитештерү күләме буенча Россиядә бишенче урында, икътисади үсеш буенча Мәскәүдән соң икенче, ә социаль үсеш буенча илдә өченче урында исәпләнә. Агымдагы елның 9 ае эчендә республиканың сәнәгать җитештерү күләме үсеше 106,6 процент, 8 ай эчендә халыкның кереме үсеше 128 процент, хезмәт хакы үсеше 118,5 процент тәшкил итте. Ел азагына уртача хезмәт хакы 9,3 мең булачак. Нефть табышының түбән булуына карамастан, 2009 елга республиканың тулаем төбәк продукты күләме ике тапкыр артыр дип фаразлана. Мондый күрсәткечләр безгә киләчәккә өмет белән карарга ышаныч бирә. Икмәк - гомер-гомергә төп байлык булды, алга таба да без шушы тармакка таяначакбыз", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.


"Пирамида"да узган "Уңыш-2006" бәйрәмендә шулай ук алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларына карата да җылы сүзләр әйтелде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш районының "Нур Баян", "Нива" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, Кукмара районының "Урал" җитештерү хуҗалыгы, Алексеевскиның "Алга" һәм "Родина", Нурлат районының "Сөлчә", Буаның "Коммуна", Балтачның "Татарстан" хуҗалыклары һ.б. җитәкчеләренә диплом, истәлекле кубок һәм акчалата премияләр тапшырды.

Шулай ук республиканың иң яхшы комбайнчылары - Нурлатның "Сөлчә" хуҗалыгында 4770 тонна бөртекле ашлык суктырган Геннадий Павлов, Кайбычның "Яңа Юл" кооперативы җирләрендә 1370 тонна иген җыеп алган Ринат Нәсыйров һ.б., моннан тыш механизаторлар, йөк автомобильләрен йөртүчеләр һәм терлекчеләр дә бүләкләнде. Аларны ТР премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов тәбрикләде.

Минтимер Шәймиев исә комбайнчылар, механизаторлар, терлекчеләр белән беррәттән, соңгы елларда республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән инвесторларга да зур рәхмәтләрен җиткерде. "Татнефть", "Татфонбанк", "Ак Барс" Банк, "Вамин" һ.б. оешмаларның эшенә югары бәя бирде.

Бүгенге бәйрәмдә "Татплодоовощпром" ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен дә 40 еллык юбилей көне белән котладылар.Күптән түгел генә Лондонның Халыкара эшмәкәрләр оешмасы һәм Оксфорд университеты белгечләре Раил Зыятдинов җитәкчелегендәге әлеге ширкәткә Ауропа стандартларына җавап бирүче продукция җитештерү буенча "21 гасыр лидеры" исемен һәм "Ауропаның иң яхшы предприятиесе" дипломын биргән иде. "Уңыш" бәйрәмендә аларга Татарстан хакимияте исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин автобус ачкычын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International