Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимовны яңадан Президент вазыйфасына раслануы белән котлады
2006 елның 11 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең вазыйфадашы Мортаза Рәхимовның яңадан да Башкортстан Президенты вазыйфасында раслануы уңаеннан, аңа Котлау телеграммасын җибәрде. Анда мондый юллар бар:
"Хөрмәтле Мортаза Гобәйдуллович!
Сезнең Башкортстан Республикасы Президенты вәкаләтләрегез тагын да озайтылу уңаеннан минем котлауларымны кабул итегез. Чын күңелемнән Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәт, бик җаваплы дәүләт вазыйфасында республика халкы мәнфәгатьләрендә киләчәктә дә җимешле эшчәнлек һәм барлык башлагычларыгызда уңышлар телим.
Тугандаш Татарстан белән Башкортстан арасындагы элек-электән килгән дуслык һәм якын күршелек мөнәсәбәтләре безнең республикаларыбыз һәм аларның халыклары, шулай ук күпмилләтле Россия Федерациясе файдасына киләчәктә дә үсәр һәм ныгыр дип өметләнәм".
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.