Татарстанның нефть-химия комплексы өч өр-яңа завод белән тулыланды

2006 елның 11 октябре, чәршәмбе

11 октябрьдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән Түбән Камада булды. Биредә берьюлы өч нефть-химия заводы: полипропилен, бензин, газ конденсаты эшкәртү заводлары ачылды.
Төп тантаналар башланганчы, Минтимер Шәймиев нефть эшкәртүчеләр башкаласының социаль-мәдәни, мәгариф оешмалары эшчәнлеге белән танышты. Түбәнкамалылар һәр өлкәдә дә яңалыкка омтылалар. Балаларны үстерү үзәге - 89нчы балалар бакчасы да шуның чагылышы. Ул 110 балага исәпләнгән. Үзәкнең башка мәктәпкәчә яшьтәге уку йортларынан аермасы шунда ки, биредә тәрбияләнүчеләрнең һәр яклап үсешен тәэмин итә торган барлык дәүләт мәгариф стандартларыннан да өстенрәк программаларны гамәлгә керткәннәр. Монда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәтләндерү, тәрбияләү, укыту өчен инновацион технологияләр кулланыла. Галакамера, ингалятор, бассейн, төрле дәвалау ванналары эшли.

Түбән Камадагы әлеге балалар бакчасы программасы белән танышучылар тагын бер нәрсәгә игътибар иттеләр - Үзәк хәтта өч айлык сабыйлар белән дәресләр уздыруны күз алдында тота. Эксперименталь төркемнәргә алып килгән нарасыйларның физик, сенсор, эмоциональ, сөйләм һәм социал үсешен мөмкин кадәр тизрәк ачу күнекмәләре тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә башкарылачак. Әле балалар бакчасына йөрмәгән 3 айдан алып 1,5 яшькәчә балаларга үзәктә Разенкова, Лазаревларның авторлык программаларына нигезләнгән педагогик күнекмәләр бирелә. Ә 6-7 яшьлекләр инде Давыдов методикасы буенча укырга, Петерсен системасына нигезләнгән исә-хисап һәм башка күренекле педагоглар программалары буенча мәктәпкә әзерләнә. Гомумән, әлеге үзәк республикада иң заманча мәктәпкәчә укыту йортларының берсе булачак.
Минтимер Шәймиев бүген шулай ук Түбән Каманың Татар дәүләт драма театрында булды. Ул аның директоры Фәнис Чабатовка "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", театрның баш режиссеры Рөстәм Галиевкә "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" һәм актриса Гөлназ Фәхразыевага "Татарстанның атказанган артисты" мактаулы исемнәрен тапшырды.

Түбән Камада татар театры 1990 елда ачылган. Башта ул тамашалары өчен 1981 елда ук төзелгән элеккеге "Лето" кафесы бинасын яраклаштырган. Соңрак шәһәр җитәкчелеге бина реконструкциясенә 12 миллион сум акча бүлеп бирә. Шулай итеп, театрның ике каты, тамашачылар залы (хәзер анда 200 кеше утырырлык урын бар) төзекләндерелә.

Уналты ел иҗат нәтиҗәсе буларак труппа куелган 40тан артык спектакль белән мактана ала. Алар белән актерлар, ә барлыгы бүгенге көндә биредә 22 артист эшли, Татарстан, күрше Башкортстан, Чуашия Республикаларына даими рәвештә гастрольләргә чыкты.

Түбән Кама театры бүген кич 17-нче иҗат сезонын драматург Туфан Миңнуллинның "Яшьлек белән очрашу" пьесасы белән ачачак. Ә көндез Казан кунакларына актерлар шушы спектакльдән өзек тәкъдим иттеләр.

"Заманча театр шундый матур һәм уңайлы булырга тиеш, - диде М.Шәймиев театр эшчәнлеге белән танышканнан, актерлар белән аралашканнан соң. "Талантлы артистлары булган театрның киләчәге зур", - дип ассызыклады президент һәм труппага иҗади уңышлар теләде. Шулай ук ул бер пьеса сәхнәләштерү күпме бәягә төшүе белән дә кызыксынды. Директор Фәнис Чабатов сүзләренчә, якынча бер әсәргә кимендә 200 мең сум акча китә икән. Минтимер Шәймиев үз чиратында Түбән Кама театрына бер-ике пьеса куярлык акчалата бүләк бирергә вәгъдә итте.

Театр алдындагы мәйданда Президентны шәһәр халкы урап алды. "Шәһәребездә терекөмеш заводы төзергә җыеналар диләр. Дөрес сүз микән ул? "- дип борчыла халык. "Андый завод Татарстанда юк. Һәм булмаячак та", - җавап бирде Президент.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International