ТР Дәүләт Советының 26нчы утырышы ачылды

2006 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрь көнне яңа Парламент үзәгендә ТР Дәүләт Советының 26нчы утырышы ачылды. Сессия утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Көн тәртибендә - 78 мәсьәлә. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне тикшерер алдыннан, ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан парламентарийларына республика гражданнары бәхете хакына конструктив һәм иҗади эш теләде.

Сессия эше ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның депутатларга һәм кунакларга мөрәҗәгатеннән башланды. Аның фикеренчә, башланган сәяси сезон гади генә булмаячак. "Дәүләт Думасына сайлау алды кампаниясе асылда башланды инде. Беренче урында сайлаучылар турында кайгырту булырга тиеш", - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент җитәкчесе ТР Дәүләт Советының төп бурычлары арасында өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыруны тикшерүне, 2007 елга бюджетның социаль юнәлешен тирәнәйтүне күрә, республиканың законнар чыгару инициативасын федераль дәрәҗәдә эшләү яңа импульс алырга тиеш. "Республикада демографик хәлне планлаштыру законнар базасында кызыл җеп булып сузылып барырга тиеш", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советының КПРФ депутаты Роберт Садыйков утырышның эшче органнары катнашучысы булу тәкъдименнән баш тартты. "Мин көндәш партия әгъзалары белән эшләүне мөмкин хәл дип санамыйм", - диде коммунист. Моңа каршы Фәрит Мөхәммәтшин андый адымнарның дөнья законнар чыгару практикасында кабул ителмәвен билгеләп үтте. Спикер фикеренчә, депутат әлеге гамәле белән хезмәттәшләре алдында гына түгел, ә сайлаучылар алдында да үз абруен төшерә. "Сезнең партия 2004 елда Дәүләт Советына булган сайлауларда киртәне уза алмады. Сез биредә урыннарны, җиңүче партиянең күпме тавыш җыюына карамастан, парламентта ике партиягә урын бирүне күздә тоткан закон ярдәмендә генә алдыгыз. Ә хәзер сез карарлар кабул итүдән читләшәсез", - дип үз фикерен җиткерде ТР Президенты.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча - "ТР җәмәгать судьяларын сайлау турында" ТР Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сәхиева чыгыш ясады. Ул ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан өч суд участогы буенча җәмәгать судьясы вазифасына тәкъдим ителгән кандидатураларны атады. Әлмәт районы һәм шәһәре буенча - Фирая Гомәрова, Лаеш районы буенча Ольга Тюлькова сайланган, Чаллы шәһәре буенча депутатлар яклавын Рөстәм Әхмәтов алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International