Минтимер Шәймиев: "Татарстан парламенты яңа залының гомере озын булсын, мәңгелек булсын, традицияләр буыннан-буынга күчеп барсын"

2006 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрь көнне республиканың яңа парламент үзәге ачылу уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әнә шундый теләкләрен җиткерде. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Президент, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты Аппаратлары җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, җирле муниципаль берәмлекләр башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты.

Бүгенге тарихи вакыйганы ачып, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның элеккеге бинасында да зур вакыйгалар узуын, матур традицияләр үтүен ассызыклый. "Биредә декларация, гимн, флаг кабул ителде. Шундый республика халкы өчен мөһим чаралар яңа парламент үзәгендә булыр", - ди Фәрит Мөхәммәтшин. Яңа парламент үзәге элеккегесеннән нык аерыла. Биредә эш алып бару өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Электрон тавыш бирү җайланмасы, синхрон тәрҗемә, яхшы тавыш акустикасы, бай китапханә, парламентарий музее, партияләр һәм фракцияләр өчен аерым заллар, журналистларга оператив мәгълүматлар җибәрү өчен заманча мәгълүмати үзәк бар. Мәгълүм булганча, моңа кадәр Дәүләт Советы сессияләре совет чорыннан калган утырышлар залында узды. Ә хәзер парламентның үз яңа бинасы сафка басты. Татарстан Президенты фикеренчә, инде бу халык вәкилләренең, хакимиятнең тулы хокуклы булуы чагылышы. "Без сезнең белән бик күп традицияләрне тормышка ашырырга, күп милләтле Татарстан халкының мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә тиешбез. Башкаларга үрнәк булырлык итеп без катлаулы бер тарихи чорны үттек. Үз йөзебезне саклап, үз халкыбыз дәрәҗәсен күтәреп шул юлны уздык һәм узабыз. Тагын да шундый көч һәм төпле акыл белән республикабызга хезмәт итәргә чакырам", - дип мөрәҗәгать итте халык ышанычлыларына Минтимер Шәймиев.

Яңа парламент үзәге төзүнең генераль подрядчысы - "Монотек" төрек фирмасы булган. Аның башлыгы Окан бәй Елгир республика һәм аның халкының тагын да чәчәк атуын теләде. Ал тасма киселгәннән соң тантанага һәм сессия утырышына килүчеләр яңа парламент үзәге белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International