Татарстан Президенты ЮНЕСКО Генераль директорыннан телеграмма алды

2006 елның 13 октябре, җомга
ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуурадан телеграмма килде. Анда Генераль директор үзенә "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале тапшырулары өчен рәхмәт сүзләрен әйткән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Телеграммада шулай ук: "Форсаттан файдаланып, Татарстан белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлек үсешеннән канәгать булуым турында да әйтәсем килә. 2003 елда кул куелган уртак коммюнике ике якның да элемтәләрен ныгытты. Казанның - 1000, Казан дәүләт университетының 200 еллык юбилейлары ЮНЕСКО исеме белән бәйләнүе дә куандырды", - диелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International