Моннан тыш, шушы көннәрдә Түбән Кама комбинатында өч яңа цех сафка бастырылды: 1 миллион тонна бензин җитештерүгә исәпләнгән предприятие; 180 мең тонна пропилен чыгару цехы һәм газ концентраты эшкәртү заводы. Соңгысы 2008 елга югары технологияләр нигезендә 1,25 миллион тоннага кадәр полиэтилен җитештерәчәк. Хәзерге вакытта әлеге предприятиенең җитештерүчәнлеге 400 мең тонна полиэтилен тәшкил итә.
М. Шәймиев сүзләренә караганда, республика икътисады үсешенең 20 проценттан артыгын инновацион һәм югары технологик производстволар, аерым алганда машина төзелеше тәшкил итә.
Барыннан да элек, әлеге югары күрсәткечләрне "КАМАЗ" тәэмин итә, дип билгеләп үтте республика башлыгы. 7 меңгә якын машина экспортка җибәрелгән инде. "Моннан тыш, без Казахстанда завод ачабыз", - дип белдерде М.Шәймиев. Ул шулай ук "Северсталь"нең Татарстанда "Ока" машиналары урынына Корея җиңел автомобильләрен җитештерә башлавын билгеләп үтте. Шундый 1,5 мең машина сатылган инде.
Тугыз айдагы икътисади үсеш нәтиҗәләрен чыгарып, Татарстан Президенты: "Икътисади үсеш күрсәткеченең барлык юнәлешләр буенча да планныкыннан алда барачагына ышанычыбыз зур", - дип ассызыклады.
Президентлар спорт эшләре турында да сөйләшеп алдылар. Билгеле булганча, Казан 2011 елда үзендә Бөтендөнья студентлар универсиадасын үткәрү хокукын яуларга ниятли. "Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң кыюланып киттек. Көчебезне сизеп, шундый заявка бирергә булдык", - дип тә белдерде М.Шәймиев РФ Президентына. Минтимер Шәрипович әйтүенчә, сайлап алуның инде берничә этабы узган, һәм Казан төп биш дәгъвачы арасында. Дәгъвачылар арасында Кытай, Польша, Испания шәһәрләре һәм Тайвань бар. "Өметләнергә була, дип уйлыйм. Мөмкинлекләребезне әйбәт беләбез - барысын да, шул исәптән 2011 елга кадәр олимпия авылын төзүне дә хәл кыла алачакбыз", - дип белдерде М.Шәймиев.
ТР Президенты матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, РФ Президенты соравына җавап биреп, М. Шәймиев, әлеге универсиаданы үткәрүгә хокук алган шәһәр исеме быелның 26 гыйнварында игълан ителәчәк, дип искәртте. "Казанны без әйбәт кенә тәкъдир итеп, сайлап алуның беренче этабын үттек", - диде Татарстан Президенты.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.