Минтимер Шәймиев хәйрия аукционында катнашты

2006 елның 16 октябре, дүшәмбе
16 октябрь көнне Казанда "Җәмгыят-Бизнес-Хакимият: Хәйрия эшчәнлеген үстерүгә көчләрне берләштерү" форумы эшли башлады. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин һәм башка федераль, региональ хакимият органнары вәкилләре, бизнес оешмалары, хәйрия һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, төрле дин әһелләре форум эшендә катнаша.

Пленар утырыш башланыр алдыннан "Ак Барс" яшьләр үзәге фойесында инвалидлар һәм ятимнәр эшләгән әйберләр аукционы узды. "Җанлы чәй" дип исемләнгән лотны Минтимер Шәймиев үзе сатып алды. Бу керамик скульптураны шәһәр реабилитация үзәге баласы, инвалид Марат Фәхриев эшләгән. Башта лот 4 мең сумга бәяләнгән иде. Әмма сату барышында аның бәясе күтәрелде, ахырда ул 10 500 сумга китте.

Аукционда сатылган лотларның күпчелеге алдынгы бәясеннән 2-4 мәртәбә кыйммәтрәк бәягә киткән иде. Иң кыйммәтле лотны - милли кием кигән курчакны - "Болгар" Милли хәйрия фонды президенты, Казан шәһәр Думасы депутаты Фәрид Мифтахов 16 мең сумга сатып алды. Курчакны берүзе баласын үстерә торган, әле энекәше өстеннән дә опекунлык алган ятим кыз Александра Гурьянова эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International