18 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Кушма Корольлегенә эшлекле визиты башланды.
Сәфәр кысаларында Президент җитәкчелегендәге ТР делегациясе Татарстанның Лондон шәһәрендә Беренче инвестицион саммиты эшендә катнашачак.
Лондонда Минтимер Шәймиев Бөекбританиянең Хакимият әгъзалары һәм эшлекле кешеләре белән очрашырга җыена. Шулай ук Минтимер Шәймиевнең "Royal Institute of International Affairs" Халыкара мөнәсәбәтләр институтында чыгыш ясавы көтелә.