
19 октябрь көнне Лондонда “Татарстан Республикасы үсешенең стратегик юнәлешләре һәм инвестиция мөмкинлекләре” дип исемләнгән Беренче инвестиция саммиты башланды.

Саммит эше башланыр алдыннан Президент Минтимер Шәймиев Татарстан эшкуарлары әзерләгән экспозицияне карап чыкты, ә соңыннан, ачыш тантанасында, сүз дә алды.
.jpg)
Икътисади форумның иртәнге утырышыннан соң «May Fair Radisson Edwardian» кунакханәсенең киңәшүләр бүлмәсендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Европа реконструкция һәм үсеш банкы президенты Жан Лемьер белән очрашты. Очрашуда 2007 елның маенда Казанда узачак Европа реконструкция һәм үсеш банкы вәкилләре очрашуын һәм бизнес-форумын оештыру турында сөйләшелде. Киләсе елда Казанга җирнең төрле илләреннән 3 меңгә якын эшкуар җыелачак дип көтелә. Аннары Президент «Фуджитсу» компаниясе җитәкчеләре белән күреште. Бу очрашуда Татарстанда югары технологияләр өлкәсендә җитештерү булдыру перспективалары һәм соңыннан ясалган продукцияне чит илгә экспортлау мөмкинлеге турында сүз барды.
Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Бөекбританиянең Европа эшләре буенча дәүләт министры Джеффри Хун белән күреште. Очрашуда шулай ук Россиянең Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Юрий Федотов, ТР Президенты каршындагы социаль-икътисади сораулар буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов катнашты.
Соңыннан Минтимер Шәймиев БиБиСи телерадиокомпаниясенең рус хезмәте оештырган туры интернет-трансляция буенча җәмәгатьчелек сорауларына җавап бирде.
Татарстан инвестиция саммитының беренче эш көне ТР Президенты уздырган тантананлы кичке аш белән тәмамланды.