Санкт-Петербургта Минтимер Шәймиев Габдулла Тукай һәйкәле янына чәчәкләр салды

2006 елның 24 октябре, сишәмбе

24 октябрь көнне Санкт-Петербургта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Габдулла Тукай һәйкәле янына чәчәкләр салды.

Бу һәйкәлне Габдулла Тукайның тууына 120 ел үтү уңаеннан Татарстан Республикасы халкы Санкт-Петербург шәһәренә бүләк иткән иде. Аны шәһәрнең Петроград районында, Кронверк проспектының Тукай скверында урнаштырганнар иде. Урыны бик мәгънәле: элек монда татар бистәсе булган. Һәйкәлне ачу тантанасы 2006 елның июнь аенда үтте.

Президент белән бергә чәчәк салу тантанасында Санкт-Петербург шәһәре губернаторының беренче урынбасары Александр Вахмистров, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының даими вәкиле Шамил Ахметшин, Санкт-Петербург шәһәренең татар милли-мәдәни автономия вәкилләре катнашты.

Шул ук көнне Санкт-Петербургның Таврия сараенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында Бөтендөнья Россия ватандашлары конгрессы ачылды. Конгресста шулай ук Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә чыгыш ясады.лган.

Конгрессның максаты – ватандашларны берләштерүгә, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, мәдәни үзенчәлекләрен саклауга юнәлтелгән нәтиҗәле карарлар эшләү. Төп бурыч – ватандашлар белән хезмәттәшлекне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгару. Чарада 78 илдән 600гә якын ватандаш, шулай ук РФ законнар чыгару һәм башкарма хакимият органнары, дини конфессияләр, иҗтимагый оешмалар, тикшеренү институтлары, гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнаша. Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Литва, Таҗикстан, Үзбәкстан, Украина һәм Германия Федератив Республикасы делегацияләренә татар диаспоралары вәкилләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International