Минтимер Шәймиев Лондонда “Bloomberg” агентлыгының Ауропа хезмәтенә интервью бирде

2006 елның 20 октябре, җомга

20 октябрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Бөекбританиягә эш визиты барышында икътисад һәм финанслар өлкәсендәге яңалыкларны яктыртучы иң эре телевизион канал саналган «Bloomberg» телекомпаниясенең Ауропа хезмәтенә интервью бирде.

Алып баручы Бенджамин Рар Минтимер Шәймиев белән бер сәгатькә якын әңгәмә корды. Республика башлыгы Татарстан икътисады үсешенең өстенлекле юнәлешләре һәм бу процесста чит ил капиталы катнашу ихтималы турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Татарстан һәрвакыт куәтле сәнәгый һәм интеллектуаль потенциалга ия булды. “Советлар чорында да өч Балтыйк буе республикасының гомуми сәнәгый продукциясе күләмен республикабызда чыгарылган продукция күләме белән чагыштыралар иде”, - диде ул һәм Татарстанда нефть табу, машина, мотор, авиация, вертолет төзелеше нык үсеш алуын өстәде.

“Хәзер дөньяның барлык алга киткән илләре һәм Россия төбәкара багланышларны хуплый һәм моңа теләктәшлек итә, - диде ТР Президенты. – Бу юнәлештә каршылыклар юк. әмма вакыт бара һәм без үзебезгә тәнкыйди күзлектән карыйбыз. Татарстанның үсеш темплары Россия буенча уртача алганнан югарырак булса да, бүген югары технологияләр һәм инновацион үсеш вакыты җитте”. Лондонда ТРның тәүге инвестиция саммитын уздыру турында сөйләгәндә, Татарстан лидеры Бөекбритания эшлекле элитасының республикабыз делегациясен яхшы каршы алуын билгеләп үтте. “Минемчә, тәкъдир итү уңышлы булды”, - диде ул.

ТР Президенты сүзләренә караганда, нефть сәнәгате керемнәре республика икътисадын диверсификацияләүгә юнәлтелә. әле берничә ел элек Татарстанда нефть табуны арттырмаган шартларда республиканың икътисади үсеш программасы эшләнгән иде. “Безнең киләсе 30 елга күзәтелгән запасларыбыз бар, - диде Минтимер Шәймиев. – Хәзер машина төзелешен үстерү, фәнни технологияләр кертү мөһим. Иң әһәмиятлесе – без нефть химиясен өстенлекле өлкә итеп билгеләдек. Без моның белән соңгы 5-6 елда шөгыльләнәбез һәм ул бүген үз нәтиҗәләрен бирә башлады”.

Республика башлыгы күптән түгел “Татнефть” ААҖнең Түбән Камада яңа нефть эшкәртү комплексын төзи башлавын хәбәр итте. Россиядә әлеге проектка тиңнәр юк, диде Минтимер Шәймиев. Бу проектта чит ил капиталы бармы дигән сорауга, республика башлыгы нефть эшкәртү комплексын төзү “көнбатыш компанияләре катнашыннан тыш мөмкин булмас иде.” дип белдерде ул - Без үткәргән тендерда көнбатышның берничә эре компаниясе катнашты”.

Республика башлыгы сүзләренчә, бүген тагын бер перспектив юнәлеш – битум нефтен эшкәртү өйрәнелә. Татарстанда хәзерге вакытта 2 миллиард тонна битум нефте запаслары расланган. Бәлки бу сан 7 миллиард тонна булыр, диде ул.

Бенджамин Рарның киләсе соравы Ромашкино чыганагына кагылышлы иде. Минтимер Шәймиев Ромашкино чыганагында 60 ел дәвамында эшләр баруын әйтте. “Киләсе елда без үзенчәлекле юбилей – 3 миллиардынчы тонна нефть табуны билгеләп үтәчәкбез”, - диде ТР Президенты. Биредәге ятмаларның 80 процент тирәсе эшкәртелгән. Нәкъ менә шундый ятмалар өчен 2007 елның 1 гыйнварыннан федераль закон тарафыннан салым ташламалары кертелә. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, бу, барыннан да элек, “Татнефть” бюджетына уңай йогынты ясаячак.

Әңгәмә барышында ТР Президенты Татарстанның машина төзелеше тармагындагы уңышлары, республикада технопарклар төзү турында сөйләде.

Бүген Татарстанда чит ил инвесторларын нәрсә җәлеп итә дигән сорауга, Минтимер Шәймиев: “Толерантлык, милләтара һәм конфессияара татулык, сәяси тотрыклылык һәм икътисади резервлар”, - дип җавап бирде. ТР Президенты сүзләренә караганда, республикада үз алдында амбициоз бурычлар куючы яшь Хөкүмәт. Татарстан студентларын чит ил вузларында әзерләүгә зур игътибар бирелә.

Минтимер Шәймиев Татарстанның ныклы икътисади тотрыклылык позицияләрендә торуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, хосусый милек хокукы какшамас канун булырга тиеш. “Без моңа ирешербез дип уйлыйм. Хосусый милекчеләр булмаса, гражданлык җәмгыяте дә булмаячак, - диде ТР Президенты. – Без Көнбатыш икътисады тәҗрибәсеннән файдаланырбыз дип ышанам”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International