27 октябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Альянс Франсез Казан” ның рәсми төстә ачылыш тантанасында катнашты.
Тантананы ТР Премьер-министры – мәдәният министры, “Альянс Франсез Казан” президенты – Бюро рәисе Зилә Вәлиева ачып җибәрде. Ул тарихи вакыйганың төп кунаклары - Француз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Кадэ, аның тормыш иптәше Элизабет Кадэ, илчелекнең башка вәкилләрен сәламләп: “Бүген бездә Татарстан һәм Франция илләре арасындагы ныклы хезмәттәшлекне дәлилләүче бик тә истәлекле вакыйга. “Альянс Франсез”ның Казандагы вәкиллеге дөньяның 138 илендә оешкан 1032 бүлекчәсе сафларына өстәлә”, - диде. Зилә Вәлиева Татарстанда француз теле серләренә 87 гомуми белем бирү учреждениесендә 7 меңгә якын укучы төшенгәнен һәм француз телен тирәнтен үзләштерү буенча 7 мәктәпнең гамәлдә торуын әйтеп узды. Аның чыгышында республикада уңайлы шартлар тудырылып, француз телен өйрәнүчеләргә ярдәм күрсәтелүе хакында да фикерләр яңгырады.
Минтимер Шәймиев исә чыгышында, бу вакыйганың тарихи әһәмиятен ассызыклады. Республика башлыгы “Альянс Франсез” оешмасын җитәкләүче Франция Республикасы Президенты һәм аның башкарма органы вәкилләренә рәхмәтен ирештерде. “Француз теле бөек телләрдән санала, ул халыкара аралашу теле буларак ихтирам уята, чөнки ул дөньяның 30 илендә кулланыла. Бу безнең мәдәниятебезнең югары дәрәҗәсе”, - диде ул. Президент әйтүенчә, республикада белемлелек, телләрне белү дәрәҗәсе, безне көчле төбәк итеп күрсәтә. “Күп төрле телләрдә сөйләшә белү сәләте горурлыкны арттыра, нәтиҗәдә, кешенең үз-үзенә ышанычы ныгый һәм ул конкурентлыкка сәләтлегә әверелә”, - ди Татарстан башлыгы республиканың якты киләчәгенә өметләрен дә баглады. Минтимер Шәймиев РФ Президенты Указы нигезендә Француз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Кадэга Дәүләт бүләген тапшырды.
Тантанада шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР Ректорлар советы рәисе – КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов һәм башкалар катнашты.
Белешмә өчен. Француз альянсы 1883 елның 21 нче июлендә Париж интеллигенциясе вәкилләре тарафыннан оешкан. Аның төп максаты – француз теле һәм мәдәниятенең Франциядә һәм аның чикләреннән читтә киң таралышы. Төрле елларда альянс әгъзалары булып, Луи Пастер, Жюль Верн һәм башкалар саналган. Хакимиятләрнең дә альянска карата ярдәме сизелә. Франция Президенты – “Альянс Франсез”ның мактаулы президенты да булып тора. Бүгенге көндә “Альянс Франсез”ның дөньяның 138 илендә 1000 нән артык бүлекчәсе гамәлдә тора. Россиядә ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Ростов-на-Дону, Самара, Саратов, Екатеринбург, Иркутски, Пермь, Новосибирски, Казан кебек шәһәрләрдә эшләп килә. Альянс бүлекчәләре коммерциянеке булмаган мәгърифәтчелек иҗтимагый оешмалар дәрәҗәсен алган. Ассоциация каршында гадәттә француз әдәбияты китапханәсе, видео һәм аудиотека да бар. Катлаулылыгы буенча төрле дәрәҗәдәге француз теле буенча түләүле курслар оештыру, француз теле буенча мәктәп һәм һөнәри имтиханнарга әзерлек, мәгариф, фән, мәдәният, икътисад, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өлкәләрендә француз белгечләре катнашында квалификацияне күтәрү буенча конференция һәм семинарлар үткәрү, фәнни-методик тикшеренүләр уздырып, кулланмалар һәм журналлар нәшер итү, язмача һәм телдән тәрҗемә хезмәтләре тәкъдим итү, Франция һәм Франкофониянең башка илләренә туристик һәм белем эстәү сәяхәтләрен күркәм гадәткә әверелдерү – альянс эшчәнлегенең төп юнәлешләре.
Казанда Альянс Франсез ачу мәсьәләсенә килгәндә, 2005 елның 11 июлендә “Альянс Франсез Казан” иҗтимагый оешмасын булдыру буенча оештыру җыелышы уздырылган. Шушы ук көнне Альянс Попечительлек советы утырышы узган, анда Попечительлек Советы Бюросы әгъзалары сайлап куелган. “Альянс Франсез Казан” президенты – Бюро рәисе ТР Премьер-министр урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ике вице-президент вазифасын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институты ректоры Андрей Ершов башкара. Казначей эше “Ак Барс” Банк ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миннегалиевка йөкләнгән. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының француз теле кафедрасы мөдире В. Васильева һәм “Шнейдер Электрик” ЯАҖ ның Казан филиалы директоры Ю. әмирханов – альянсның ике сәркатибе. Аның директоры итеп, ТДГПУның француз теле кафедрасы доценты Роза Гобәйдуллина билгеләп куелган. Альянста эшләр өчен Россия Федерациясендәге Франция илчелеге Казанга француз теленнән эксперт җибәрергә уйлый.
Республикада шулай ук Казан дәүләт университеты каршында француз теле һәм мәдәнияте укытучылары җәмгыяте һәм ТР француз теле укытучыларының “Альянс” ассоциациясе эшләп килә. ТДГПУ базасы каршында ел саен француз теле укытучылары һәм югары уку йортлары мөгаллимәләренең квалификациясен күтәрү семинарлары, француз теле буенча методик конкурслар, тематик мәктәп һәм студент олимпиадалары, күчмә семинарлар үткәрелеп килә. Һәр җәй саен Татарстанда “Француз авылы” җәйге лагере ачыла, биредә Татарстан укучылары һәм студентлары өчен Франциядән яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге тудырыла. Республикада төрле елларда француз мәдәнияте көннәре уздырылып, француз теле бәйрәмнәре даими рәвештә үткәрелеп килә.