Президент FISU бәяләү комиссиясе әгъзалары белән очрашты

2006 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрь көнне Казан Кремлендә FISU вәкилләре Татарстан президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты. Анда ТР премьер-министры Р.Миңнеханов, Казан мэры И.Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры М.Барыев та катнашты.

Халыкара университет спорты федерациясе (FISU) генераль сәркатибе Рох Кампана Казанның спорт мөмкинлекләре белән танышканнан соң 2011 елгы Бөтендөнья универсиадасына дәгъвә итүче биш шәһәр арасыннан иң яхшысын сайларга авыр булачагын белдерде. Билгеле булганча, бу атнада FISU делегациясе Татарстан башкаласының спорт объектлары торышын карый. Нәтиҗәне комиссия киләсе елның гыйнварында игълан итәчәк.

Республика президенты чит ил кунаклары белән инде кичә үк, Казан стадионында башкаланың "Рубин" һәм Санкт-Петербургның "Зенит" футбол командалары уенын карарга килгәч күрешкән иде. Татарстан җиренә "югары һәм гуманлы максат" белән аяк баскан Халыкара университет спорты федерациясе делегациясенә Минтимер Шәймиев "спорт бүгенге көндә бөтен дөнья халкын берләштерүче иң зур идеология" булуын ассызыклады. "Спортка бер кайчан да көчләп тартырга кирәкми, шартлар булдырсаң - бар кеше үзе спортка килә, бигрәк тә яшьләр. Хәзерге яшьләр алар бездән белемлерәк, дөнья техник мөмкинлекләре белән бергә үсә", - диде Минтимер Шәймиев әңгәмәдә.

ТР президенты Казанның 2011 елдагы универсиадага дәгъва итүен лаеклы дип исәпли. "Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында үзгәртеп кору елларын чагыштырмача югалтуларсыз үткәрде, безнең үз сәяси һәм икътисади үсеш юлларыбыз бар. Бөтендөнья универсиадасына Россия исеменнән үз өлешебезне кертәсебез килә", - диде М.Шәймиев. Президент Казан җиңә калса, 2011 елга барлык тиешле спорт корылмалары төзелеп өлгертеләчәгенә, катнашучыларны урнаштыру шартлары булдырылачагына ышандырды. "Безгә иң әһәмиятлесе - Халыкара университет спорты федерациясенең киңәшләре. Спорт корылмаларын төзегәндә бөтен дөнья тәҗрбәсен куллану мөһим", - диде ТР президенты.

Бүгенге очрашуда катнашкан Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин исә үз чиратында универсиада Татарстанда үтә калса, аның Россиядә яшьләр арасында спортның дәрәҗәсен үстерүгә зур этәргеч ясаячагын әйтте.

FISU бәяләү комиссиясе визитының нәтиҗәләре 26 октябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International