Президент Минтимер Шәймиев республиканың Яшел Үзән районында сәфәрдә булды

2006 елның 25 октябре, чәршәмбе

25 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Яшел Үзән муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Анда ул “УНИСТРОЙ” компаниясенең коттедж бистәсендә һәм “Загородное” коттедж комплексында аз катлы торак йортлар төзү үрнәкләре белән танышып чыкты. Шунда ук “Малоэтажная Россия” проекты концепциясе, ипотека кредитлаштыруы механизмы һәм төзелеше параметрлары турында аңлатмалар тыңлады.

Шулай ук Илбашы инде ачкычка тапшырылган 3 коттеджны карап узды, төзелештә кулланылган заманча технологияләрне югары бәяләде. Моннан тыш, “Челнинский ДСК” һәм “Завод ячеистых бетонов” оешмалары тарафыннан төзелгән 2 коттедж белән дә танышты.


Эшлекле сәфәрнең төп максаты — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгының “Россия гражданнарына — һәркем алырлык һәм уңайлы торак” семинар-киңәшмәсендә катнашу иде. Киңәшмәдә төп доклад белән Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2010 елга кадәр республикада 10 миллион квадрат метр торак төзергә ниятлиләр, шуның 42 проценты аз катлы торак булачак дип планлаштырыла.

Агымдагы ел планы – 1 миллион 770 мең кв. метр торак төзү иде. Октябрь аена планның 83 проценты үтәлергә тиеш булган. Ләкин республиканың 9 районы гына планны үти алган. 8 районда бу планның 50 проценты да эшләнмәгән. Президент Яңа Шешмә, Чистай, Баулы һәм Буа районнары җитәкчеләрен ачуланды. “Төзергә авыр булса финанслауны киметербез, ”- дип кисәтте Минтимер Шәймиев. Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеген мактап үтте. Анда планның 49 проценты гына эшләнсә дә, тапшырылган торак күләме шактый арткан.

Соңрак һәр район җитәкчесе тапшырылган торак күләме турында җавап бирде. Казан соңгы ун ай вакытында 680 мең кв. метр торак тапшырылган. “Мондый саннарны күргән юк иде әле”, - дип мактады Президент. Киңәшмәне йомгаклап, Минтимер Шәймиев киләсе елда торак тапшыру күләме артачак дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International