20 октябрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Бөекбританиягә эшлекле визитының икенче көне дәвам итте.
Иртән республика башлыгы икътисад һәм финанслар өлкәсендәге яңалыкларны яктыртучы иң эре телевизион канал саналган «Bloomberg» телекомпаниясенең Ауропа хезмәтенә интервью бирде. Минтимер Шәймиев республиканың икътисади үсеш өстенлекләре турында сөйләде һәм бүген төп басым нефть химиясе, машина төзелеше, югары технологияләр, инновацион үсеш, шулай ук битум нефтен эшкәртүгә ясалачагын ассызыклады. Соңгы юнәлеш, аның сүзләренчә, бик перспектив булырга ошаган. Татарстанда битум нефте запаслары 7 миллиард тоннага кадәр тәшкил итә. Аны эшкәртү өлкәсендә Татарстан өчен Канада тәҗрибәсе файдалы булырга мөмкин. “Без аларның технологияләреннән файдаланырга әзер”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, нефть табудан кергән табышлар төбәк икътисадын диверсификацияләүгә юнәлтеләчәк.
Бүген республикада яшь кадрларны әзерләүгә зур игътибар бирелә, республика бюджеты аларны чит илләрдә укытуны үз өстенә ала. Минтимер Шәймиев фикеренчә, Россиянең хәзерге сәясәте тотрыклы икътисади позицияләрдә нык торырга, ә хосусый милек хокукы какшамас канун булырга тиеш. “Хосусый милекчеләр булмаса, гражданлык җәмгыяте дә булмаячак”, - дип белдерде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиевнең Бөекбританиягә визиты программасында киләсе пункт Трафальгар мәйданын, Биг Бен, Букингем сараен карау һәм Вестминстер аббатлыгында булуны үз эченә алган экскурсия булды. Аббатлыкта республика башлыгын аның настоятеле, баш канунчы Роберт Рисс каршы алды. Ул Минтимер Шәймиевне гыйбадәтханә буенча экскурсия вакытында озатып йөрде. Татарстан Президенты ислам белән протестантлык арасында булган охшашлыкны билгеләп үтте. “Христианлыкның бу юнәлеше изгеләр һәм Ходай Тәгалә йөзен сурәтләүне күздә тотса да, диндарлар әлеге сурәтләргә табынмый”, - диде Минтимер Шәймиев.
Аннары Татарстан Президенты Россиядә федерализм, ислам һәм хәзерге сәяси хәл мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”дә катнашты. “Түгәрәк өстәл” утырышы «Royal Institute of International Affairs» Король халыкара мөнәсәбәтләр институтында үтте. Очрашуга Британия журналистлары, галимнәр һәм Лондон вузларында укучы Татарстан студентлары чакырылган иде. Республика башлыгы чара башланыр алдыннан Татарстан яшьләре белән аралашты. Ул республиканың нәкъ менә аларга зур өметләр баглавын билгеләп үтте. “Сез зур белемгә ия, әмма сезгә әле тәҗрибә тупларга кирәк. Киләчәк – сезнең кулларда”, - диде ул. Аннары Минтимер Шәймиев Татарстан студентлары белән истәлеккә фотога төште.
“Түгәрәк өстәл” утырышында чыгыш ясаганда, Минтимер Шәймиев татарлар тарихының төп сәхифәләре – Болгар дәүләте, Алтын Урда чорлары, үзгәртеп кору еллары турында бәян итте, 90нчы еллар башында җәмгыятьне демократлаштыру аспектларына тукталды. Аның сүзләренә караганда, милли яңарыш, федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр урнаштыру чорында республика вакыт өндәүләренә адекват җавап бирә алды. Үз вакытында Гарвард галимнәре милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калу үрнәген “Татарстан моделе” дип атаганнар иде.
Аннары Минтимер Шәймиев “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Шуннан соң танылган язучы һәм публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Би-Би-Синың рус хезмәте продюссеры Равил Бохараев чарада катнашучыларга үзенең “Татарстан: Мы можем!” дигән яңа китабын тәкъдир итте.
Татарстан Илбашының Бөекбританиягә визиты программасында соңгы пункт Консерватив партия тарафдарларының үзенчәлекле элитар оешмасы – Карлтон клубка бару булды. Анда Бөекбританиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында төшке аш узды.