Минтимер Шәймиев Пермь өлкәсе губернаторы Олег Чиркунов белән очрашты

2006 елның 31 октябре, сишәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Пермь өлкәсе губернаторы Олег Чиркунов белән очрашты.

Минтимер Шәймиев мәртәбәле кунакларны үзе һәм ТР Хөкүмәте исеменнән чын күңелдән сәламләп, бүгенге көнге мөнәсәбәтләрдән чыгып, иң изге теләкләрен җиткерде. “Пермь өлкәсе, аның җитәкчеләре безнең республика торышыннан һәрвакыт хәбәрдар булырга тырышып, ярдәм итеп килде”, - диде Илбашы. Ул Пермь якларында татарларның тыгыз яшәвен дә искәртте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, Пермь өлкәсендә халык саны буенча татарлар руслардан соң икенче урында тора (150 мең кешегә якын). Президент пермьлеләр белән кайчандыр бер губерния булып яшәгән чакларны да искә төшерде һәм бүгенгәчә тыгыз элемтәләрнең югалмавына басым ясады.

Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмәсендә, ике төбәк арасында товар әйләнешенең 3 млрд. сумнан да артып китүен хәбәр итте. Моңа бәйле рәвештә базар тармагы, бизнес һәм эре компанияләр дә үзара отышлы хезмәттәшлек алып бара дияргә җирлек бар. “Пермь өлкәсе делегациясенең ике көнлек эшлекле сәфәре, тәҗрибәле белгечләр һәм җитәкчеләрнең фикер алышулары, киңәшләшү һәм җитди сөйләшүләр белән үрелеп барды”, - дип Президент, визитның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Гомумән, аның фикеренчә, Пермь өлкәсе төрле тармаклар буенча да бай як булып санала. Минтимер Шәймиев губернатор Олег Чиркуновка, Татарстан Республикасы мөмкинлекләре белән тирәнрәк танышырга теләгәне өчен, зур рәхмәтен ирештерде.

Губернатор Олег Чиркунов исә, фикерләре белән уртаклашыр алдыннан, иң элек, эмоциональ бәягә тукталды. “Без биредә үзебезне ике көн дәвамында өйдә кебек хис иттек һәм безнең яктагы проблемаларның Татарстанга да кагылышлы булуын тойдык”, - диде ул. Олег Чиркунов әйтүенчә, Татарстанның Удмуртиядә дә торак төзелеше белән шөгыльләнүен исәпкә алганда, ноябрь аеннан Чайковски шәһәрендә торак микрорайоны төзелеше мәсьәләсендә Татарстан Республикасының актив катнашуы көтелә. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешүгә Пермь өлкәсе губернаторы якты өметләрен баглады.

Минтимер Шәймиев исә тагын бер проблеманы кузгатты, ул да булса, дөньяви фән казанышларын кулланып, очкычлар төзелешен үзебездә торгызу. “РФ Президенты Указы нигезендә, Россиядә очкычлар һәм судно төзелеше мәсьәләләре каралачак. Мин бу уңайдан, бозның кузгалып китәчәгенә чын күңелдән ышанам, шәхси очкычлар төзелеше мәсьәләсен кичекмәстән тормышка ашыру зарур”, - ди ул. Олег Чиркунов та бу фикерне хуплады.

Пермь өлкәсе сәнәгатенең алдынгы тармаклары булып, машина төзелеше, химия һәм нефтехимия, металлургия, ягулык сәнәгате, урман, агач эшкәртү һәм целлюлоз-кәгазь сәнәгате санала. Нефть һәм газ табу, шулай ук эшкәртү буенча предприятиеләрнең тулы бер комплексы эшләп килә. Крайда “Яңа мәктәп”, “Уңайлы торак”, “Муниципаль юллар” һәм “Ераклашкан торак пунктлардан халыкның күчүе” кебек өстенлекле төбәк проектлары гамәлгә ашырылып килә.

Татарстанның Пермь өлкәсе белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенә килгәндә, үзара мөнәсәбәтләр 1998 елда имзаланган килешү нигезендә үсеш ала.

Кремльдәге очрашуда ТР премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президент Аппараты каршында социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, Пермь өлкәсе ягыннан Пермь крае Хөкүмәте рәисе урынбасарлары Алексей Санников һәм Валерий Сухих, Пермь өлкәсе шәһәр төзелеше һәм инфраструктура үсеше министры Александр Кудрявцев, Пермь өлкәсе губернаторы хакимияте җитәкчесе урынбасары Алексей Каменев, Пермь өлкәсенең икътисади үсеш департаментының икътисади сәясәт идарәсе башлыгы Сергей Багаев һәм башкалар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International