Казанга губернатор Олег Чиркунов җитәкчелегендәге Пермь өлкәсе делегациясе килде

2006 елның 30 октябре, дүшәмбе

30 октябрь көнне Казанга губернатор Олег Чиркунов җитәкчелегендәге Пермь өлкәсе делегациясе килде.


Көн тәртибендә республиканың социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортны, Халыкара ат-спорт комплексын һәм Тузган торакны бетерү программасы буенча төзелгән йортларны карап чыгу, соңрак Төбәкара клиник-диагностика үзәге эше белән танышу.

Кичкә таба “Идея” технопаркында делегациягә Татарстан Республикасының икътисадый көче, республиканың социаль ипотека программасы, Татарстанның инвестиция-венчур фонды тәкъдир ителәчәк.

Иртәгә Олег Чиркунов Горбунов ис. КАПО заводын карап чыгарга, ТР Президенты һәм республиканың башка сәясәтчеләре белән очрашырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International