27 октябрь көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, 75 еллык юбилеен билгеләп үтүче Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
КМПО үзенең 75 яшьлек юбилей елына заманча көндәшлеккә сәләтле техника җитештерүче эре предприятие буларак аяк басты дип әйтергә кирәк. Авиация двигательләре эшләп чыгаруны традицион белгечлеге итеп саклап, әлеге оешма энергетика һәм газ суырту кебек алга киткән юнәлешләрне үстерә. КМПО чит илләрдә дә ышанычлы җитештерүчәнлеге белән югары дәрәҗәгә ирешеп, зур абруй казанган оешма. Бүгенге көндә КМПОда 10 меңгә якын хезмәткәр көч куя. Россиядәге газ һәм транспорт агышының 30 процентыннан артыгы КМПОда җитештерелгән двигательләр һәм җайланмалар тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәчет, чиркәү һәм монастырьларда оештырылган яңарту һәм торгызу эшләре дә аңа дан китерә. Мотор төзүчеләр коллективында хәзерге вакытта 551 хезмәт династиясе вәкилләре эшли.
Бүгенге тантана КМПОны җитәкләүче генераль директор Дамир Кәримуллинның котлау чыгышы белән ачылды. “Безнең юбилейга зур хөрмәт һәм игътибар белән карап, бәйрәмебезне уртаклашырга җыелган барлык кешегә рәхмәт әйтәсем килә”, - дип башлады ул сүзен. “Мотор төзелеше эшчәнлегенә нигез салынганнан бирле, ул шушы көнгәчә югары стандартларга җавап биреп килде. Шуңа күрә бу датаны билгеләп үтү ирешелгән казанышларны уңай бәяләргә рөхсәт итә”, - ди ул. Дамир әфәнде заводның барлыкка килү тарихы һәм аның үсеш сукмакларына да тукталды. Якты киләчәккә маяк булып хезмәт иткән тәүге 16 нчы санлы мотор төзелеше заводына 1931 елның апрелендә Воронеж шәһәрендә нигез салынган. 1939 елда Казанда 27 нче мотор төзелеше заводы эшкә керешә. Бөек Ватан сугышы елларында беренче ракета двигателе җитештерелгән. 1942-1946 елларда завод белән Макар Лукин идарә иткән. Сугыштан соң яңа ысуллар һәм технологияләр эшкә җигелгән. Кыска вакыт эчендә двигательләр эшләп чыгару тизлеге бермә-бер арткан. Зур тизлек белән әйләнүче двигательләр җитештерү дә – мотор төзү заводы тырышлыгы нәтиҗәсе. 1946-1962 елларда завод беренче турбореактив двигательләр эшләп чыгару белән мәшгуль була. Дамир Кәримуллин еллар узу белән КМПОның, продукция төрлелеге белән дә сокландырганын әйтеп узды. Ул КМПО үсешенә үзләреннән бәяләп бетергесез олы өлеш керткән шәхесләрнең дә исемен атады.
Предприятиенең генераль директоры сүзләренә караганда, заводның дәрәҗәсе күтәрелүдә, двигательләр җитештерүдә мөмкинлекләрне камилләштерүдә, ТР Хөкүмәте, аеруча, республика Президенты Минтимер Шәймиевнең да ярдәме чиксез күләмдә. “Без үзебезне киләчәктә яңадан-яңа газотурбиналы авиация җитештерергә әзер дип белдерәбез, чөнки КМПОның моңа ирешүдә талантлы кадрлары, кирәкле ресурслары һәм әзерлеге дә җитәрлек”, - ди Дамир Кәримуллин.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика, ТР Хөкүмәте һәм күпмилләтле дәүләт исеменнән юбиляр оешма вәкилләрен зур бәйрәмнәре белән тәбрикләде. “Бәйрәмдә барлык хезмәткәрләргә дә кагылышлы җылы сүзләр ишеттерәсе килә. Дөрес, бүгенге очрашуда КМПОның барлык истәлекле мизгелләре, аның казанышлары, якты хатирәләре, тырыш кешеләре турында сөйләп бетереп булмый, чөнки еллар дәвамында күпкырлы язмышлар, төрле вакыйгалар барысы да сезнең аша үтеп, күңелләрегезгә сеңгән”, - диде. Илбашы әйтүенчә, тырыш намуслы хезмәткәрләре һәм күркәм традицияләре белән үзенә ихтирам һәм югары бәя уяткан КМПО заводы коллективының бер генә вәкиленә дә битараф калып булмый. “Сез барыгыз да төрле чорларда, катлаулы елларда батырлык кылган шәхесләр. Сугыш барышында заводның эвакуацияләнүенә карамастан, башка куәтле көчләрнең бергә берләшүе һәм югалмавы – сезнең тырышлык. Ул вакытта сез чыннан да авырлыкларга бирешмичә, горур предприятие буларак үзегезне саклап кала алуыгыз белән хәлиткеч роль уйнадыгыз, шуңа күрә җиңү байрагын кулыгыздан ычкындырмавыгыз белән югары бәягә лаек булдыгыз”, - ди Президент. Таләпчән җаваплы хезмәте өчен КМПО заводы коллективына ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тантанада КМПОның алдынгы хезмәткәрләре “Данлыклы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Шушы медаль белән бүләкләнгән Александр Павловның сәхнәгә чыгуын залдагы халык көчле алкышлар белән каршы алды. А. Павлов 1983-2004 елларда КМПОның генераль директоры вазифасында булып, хезмәткәрләрнең олы ихтирамын казанган.
Йомгаклап Минтимер Шәймиев түбәндәге сүзләрен җиткерде: “Сез булдырасыз! Үзгәртеп кору чорында оборона предприятиеләре, төгәлрәк әйткәндә, илнең үз дәрәҗәсен югалта баруы, техник прогрессның кимүе, әлбәттә, сәләтле инженерлар һәм башкаларның күңеленә авыр тәэсир иткәндер. Бәхеткә каршы, Александр Павлов җитәкчелегендә сез эреп югалмыйча өскә калыктыгыз”. Республика башлыгы киләчәктә дә горур булып калырга, төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итте. Ул эшчеләрнең тиңдәшсез зур кыйммәткә ия булуын һәм карарлар кабул иткәндә аларның бердәм фикер алышырга тиешлегенә басым ясады. “Бу предприятие беркайчан да сәләтсез булдыксыз директорлар идарәсе астында эшләмәде”, - дип, ул КМПОның киләчәге өметле булуына ышанычын белдерде.