Александр Коновалов төбәкнең мөселман җәмәгатьчелеге белән очрашты

2006 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, ТР Мәдәният министрлыгында ПФОның мөселман җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Дини оешмаларның дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлеге, дини торгызылу, динара тыныч мөнәсәбәтләр турында фикер алышуга корылган очрашуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе Ринат Нәбиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, округтагы мөфтият җитәкчеләре, башка дин конфессияләре әһелләре һәм башка рәсми шәхесләр катнашты.

Александр Коновалов очрашу ачылышында әлеге чараның югары дәрәҗәгә ия булуына басым ясады. Ул милләтара мөнәсәбәтләрдә дә татулык хакимлек иткәнен ассызыклады. ТР Президенты каршындагы Тарих институты директоры, ТР Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуб, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Дин эшләре буенча совет рәисе Ринат Нәбиев чыгышларыннан соң, Минтимер Шәймиев мөселман җәмәгатьчелеге каршында үз фикерләрен бәян итте.

Александр Коновалов йомгаклау сүзе белән очрашуның төп өлешен тәмам дип белдергәч, алга таба эш Җәмәгатьчелек советының конфессияләр сәясәте, тарих һәм ислам дине үсеше мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышында дәвам итте. Анда исламның гаилә гореф-гадәтләрен, мәдәни, рухи һәм дини кыйммәтләрне саклап калырдай көч буларак әһәмияте җентекләбрәк тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International