3 ноябрь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Кев Салихов белән очрашты. Республика башлыгы галимне бүген билгеләп үтәчәк 70 яшьлеге белән тәбрик итте һәм аңа Татарстанның югары бүләген – “ТР алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.
“Кев Салихов - бөтен дөнья күләмендә мәгълүм шәхес. Ул үзенең бөек элгәрләре – Завойский һәм Сәгъдиевнең эшен лаеклы төстә дәвам итә. Сез – ничек эшләргә кирәклекнең үрнәге”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. ТР Президенты галимгә фән үсеше хакына куйган күпьеллык хезмәте өчен барлык татарстанлылар һәм шәхсән үз исеменнән тирән рәхмәтен ирештерде.
Кев Салихов, үз чиратында, “җәмәгатьчелек тарафыннан үзеңә игътибар күрсәтелү күңелгә бик тә рәхәт, аннан, образлы итеп әйткәндә, канатлар үсеп чыга”, - диде. Моннан тыш, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты республика башлыгына үзенең соңгы эшләре хакында сөйләде һәм “якын киләчәктә квант телепортациясен гамәлгә ашырырга өметләнүен” хәбәр итте. Әлеге физик күренеш квант халәтен бер төрле матдәдән икенчесенә тапшыруны башкарырга мөмкинлек бирә. “Озак вакыт дәвамында зур уңыш казанган физик-теоретик булып калу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел”, - диде Минтимер Шәймиев һәм галимне Ленин премиясенә лаек булуына 20 ел тулу уңаеннан тәбрик итте.
Кев Салихов тырышлыгы белән түбән кырлы ЯМР-томограф производствога кертелгән. Әлеге прибор хәзерге вакытта Татарстанның өч дәваханәсендә (Казаның 7нче шәһәр хастаханәсе, Тукай һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәләре) эшли, онкологик һәм башка авыруларны вакытыннан алда диагностикалауда кулланыла. Кев Салихов - Гумбольдт Җәмгыяте профессоры, ул Берлинның Ирекле университетында лекцияләр дә укый. Аның укучылары арасында 8 фәннәр докторы бар.