Казан үзәгендә – Габдулла Тукай мәйданында – "Кольцо" дип исемләнгән сәүдә-күңел ачу комплексы ачылды. Бу уңайдан узган тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм республиканың башка рәсми затлары катнашты.
Хәзерге вакытта яңа сәүдә үзәгенең беренче чираты сафка баскан. Сату итү мәйданнарын һәм 150 машина куеп торуга исәпләнгән җир асты тукталышын үз эченә алучы бинаның гомуми мәйданы 46 800 квадрат метрны тәшкил итә. Әлеге проектка "Эдельвейс" Финанс-сәнәгать төркеме 1,5 миллиард сум инвестиция керткән.
"Кольцо"ның икенче чиратын 2008 елның 30 августына тәмамларга ниятлиләр. Анысының гомуми мәйданы 40 мең квадрат метр булыр һәм төзелеш эшләренә 1,3 миллиард сум китәр дип көтелә. Сәүдә үзәгендә 1125 кеше эш урыны белән тәэмин ителәчәк.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сүзләренчә, Казанның үзәк өлешен халык гомер-гомергә "кольцо" дип йөртә. Чынлыкта да боҗра рәвешендә урнашкан үзәк 1786 елда губерна архитекторы Василий Кафтырев тарафыннан төзелгән була, ул вакыттагы шәһәрнең генераль планын әби-патша Екатерина II үзе раслаган. Сәүдә үзәге күрше Петербург, Пушкин, Бутлеров урамнарына һәм Щербаковский тыкрыгына чыкканга күрә, аның тышкы кыяфәтендә тирә-юньнең дә архитектура стиле бераз сакланган. Шулай да биредә иң беренче күзгә ташланганы - үзәкнең түр ишекләрен бизәп торучы "алтын" боҗрадыр мөгаен. Диаметры 22 метрны тәшкил иткән бу боҗраның авырлыгы 20 тонна, аны 3 мең лампочка яктыртып тора.
Әлеге сәүдә үзәген төзү турында ТР Президенты 2002 елда ук әмер биргән иде инде. Ныклап эшкә узган ел алындылар. Төзелешнең генераль подрядчигы - "ОДАК" төрек төзелеш фирмасы. Гомумән, барлыгы монда 70тән артык Россия һәм чит ил компанияләре үз өлешен кертте. Шәһәрнең үзәге җир асты суларына "бай" булуы билгеле. Өстәвенә нәкъ сәүдә үзәге бинасы астыннан метро юлы уза. Шуңа күрә монда төзелеш авыр шартларда барган, бик күп финанс чаралары җәлеп ителгән.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта "Кольцо"ның 75 процент мәйданы арендага бирелгән инде. Монда "Каро-фильм" кинотеатры, гүзәллек салоннары, кафе һәм рестораннар да бар. Шулай ук "Кольцо" дип исемләнгән яңа азык-төлек супермаркеты ачылган. Кибетләргә килгәндә, 120 төрле сәүдә маркалары арасында моңа кадәр казанлыларга таныш булмаган брендлар да тәкъдим ителгән.
"Кольцо"ның әле тулысынча урнашып бетмәс борын ачылуына килгәндә, ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Эдельвейс" хуҗалары Айрат һәм Илшат Хәйруллиннарның тәкъдиме шундый булуын әйтте: "Алда зур бәйрәм яллары көтелә. Егетләр бу зур мөмкинлектән файдаланып, халыкны яңа кибеткә чакырырга ниятли", - диде ТР Президенты. Татарстанда сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренең әледән-әле сафка басуын исә Минтимер Шәймиев халыкның кереме артуга бәйле дип аңлатты. Президент сүзләренчә, быел республикада тауар сату һәм хезмәт күрсәтүдән кергән акча 200 миллиард сум тәшкил итәчәк. Ә бу узган ел белән чагыштырганда 30 процентка артыграк.
Минтимер Шәймиев "Кольцо" эчендәге кибетләрне караганда, сатучылар белән аралашты, алар арасында яшьләрнең күп булуына куанды. Димәк, яшьләр эш белән тәэмин ителә, диде. "Шунысы бар - кайбер кибет хуҗалары моңа кадәр Казанда ачылган "Мегга", "Тандем", "XL" кебек сәүдә комплексларыннан килгән. Алар халык ихтыяҗын тоеп яши һәм әледән-әле үзләренең сәүдә челтәрен киңәйтү мөмкинлеген алалар. "ИКЕА", "Рамстор" һ.б. кебек дөнья күләмендә танылган кибетләр бар хәзер Казанда", - диде ТР Президенты. М.Шәймиев шәхсән үз исеменнән, ТР Дәүләт Советы, ТР Хөүмәте исеменнән төзүчеләргә рәхмәтен белдереп, казанлыларны яңа табыш белән тәбрик итте. "Кешеләребез яхшы булганга, күпмилләтле республика халкы дустанә яшәгәнгә шундый гүзәл биналар үсеп чыга. Алга таба да үзара тату һәм тыныч көн күрергә язсын", - дип теләде М.Шәймиев.
РФ Президенты вәкиле Александр Коновалов та "Боҗра" ачылышына килгән казанлыларны һәм башкала кунакларын сәламләп, Россиянең якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итте. "Татарстан соңгы елларда Идел буе җирендә урнашкан төбәкләр арасында үзенең социаль-икътисади үсеш темплары белән аерылып тора. Хәзер республикада яңа сәүдә үзәге яисә яңа сәнәгать комплексы ачылуы белән беркемне дә шаккатырып булмый. Казан елдан-ел Ауропа дәрәҗәсендәге шәһәргә әверелә бара. Бүгенге, чираттагы сәүдә-күңел ачу комплексы ачылуы - җирле хөкүмәт белән эшмәкәрлекнең тыгыз һәм аңлашып эшләүләрен дәлилли", - диде А.Коновалов.