Минтимер Шәймиев: "Хәйриячеләр - якты юлга өндәүче маяк һәм аларның изге гамәлләре яшь буын вәкилләрендә күбрәк игелекләр кылырга этәргеч ясый"

2006 елның 3 ноябре, җомга
3 ноябрь көнне Казан Кремлендә "Алтын йөрәкле кеше" дүртенче республика конкурсы лауреатлары һәм җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү булды. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
ТР Президентының Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, хәйриячеләр һәм социаль учреждение җитәкчеләре белән очрашуы күркәм гадәткә әйләнеп бара. Әлеге очрашу асрамага бала алган рәхимле гаиләләргә мисал китерүче фильм белән башланып китте. Әйтик, Кукмара районының Олы Сәрдек авылында үзләренең газиз ике баласы өстенә балалар йортыннан тагын ике бала алырга кыйган миһербанлы киң күңелле гаиләгә мәдхия җырланды. Ятимнәрне автобуслар белән сөендереп торучы күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов турында да әйтеп кителде фильмда.

Минтимер Шәймиев, чыгышының башында фильмда чагылыш тапкан күренешләрнең чыннан да дулкынландыргыч булуын билгеләп узды. "Алтын йөрәкле кешеләрнең изге гамәлләре битараф калдырмый. Мондый кешеләрнең ярдәмен тоеп үсүче балаларга, игелекләр уңай тәэсир итми калмый. Алар һәрхәлдә тагын да күбрәк саваплы эшләр башкарырга омтылачак", - ди ул. Илбашы фикере буенча, изге гамәлләр кылырга үзеңдә ихтыяр көче табу һәм моңа төрле мөмкинлекләрне җигү - яхшы нәрсә һәм изгелекләр кылуның җаннарга нинди рәхәтлек иңдергәнен аңлатып бетереп булмый, аннан алган канәгатьләнү хисе бик зур. "Алтын йөрәкле кеше" конкурсын уздыруны традициягә әверелдерү - уңай башлангычларга нигез сала", - ди Президент. Аның сүзләренә караганда, бу эш районнардан башланып киткән һәм алга таба республика күләмендә зур яңгыраш алган. Вакыт сулышын вакытында эләктерә белгән кешеләр, хәйриячелек белән шөгыльләнүче кешеләр белән танышуга багышланган бәйгенең дәрәҗәсен үстергән. Билгеле булганча, әлеге конкурска нәтиҗәләр ике елга бер мәртәбә ясала. Шунысы куанычлы: катнашучыларның 50 процентыннан артыгын, үз теләкләре белән хәйриячеләр сафын баетырга теләүче гади халык вәкилләре тәшкил итә.

"Хәйриячелекне киңрәк җәелдерү зарур, изге эшләр мәйданчыгы инде төзелде, без изге эшләр кылуны дәвам итәчәкбез", - дигән югары пафос белән сугарылган фикерләрен ирештерде Минтимер Шәймиев. "Безнең тормыш агымының тизлеге зур, кайчакта эшлисе килеп, хыялланып йөргән эшләрне дә башлап җибәреп, ә башлаганнарын төгәлләп бетереп булмый, нәтиҗәдә, тирән үкенечкә калу ихтимал һәм билгеле, үз-үзеңнән канәгатьсезлек кичерә башлыйсың", - ди республика җитәкчесе. Ул Кремль залына җыелган кече һәм урта бизнес тарафдарларын, предприятие җитәкчеләрен, якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләп, аларга киләчәктә эшчәнлекләрендә тагын да зуррак уңышлар теләп, аларга чиксез зур рәхмәтен җиткерде. Минтимер Шәймиев аларны якты юл күрсәтүче маякка тиңләде. "Мин ышанам, тиздән бездә әхлак дәрәҗәсе үзенә сизелерлек ныграк җәлеп итәчәк. Түбәдән су таммый, табында икмәк бар, димәк, изгелек күрсәтү чорына аяк бастык", - ди ул. Президент хәйриячеләр савын тулыландырырга теләүчеләрнең дә артачагына өметләрен баглады.
Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов, чыгышында агымдагы елның 16 октябрендә узган "Җәмгыять - Бизнес - Хакимият" форумында, хәйрия эшчәнлеге республика советы һәм аның составы булдырылганы хакында хәбәр итте. Равил Моратов әйтүенчә, ел саен республикада ятим сабыйлар саны 50-100 гә артып бара. Моңа бәйле рәвештә, асрамага бала алучы гаиләләргә дәүләт зуррак игътибар юнәлтә. 2006 елның 1 апреленнән мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә ай саен 3900 сум, ә мәктәп яшендәге укучыларны гаилә әгъзасы итеп кабул иткән гаиләләргә 4500 сум акча түләнә. Минтимер Шәймиев, бу уңайдан, чит кеше баласын үзенеке кебек кабул итәргә әзер булган фидакарь ир-ат һәм хатын-кызлар күбрәк булсын иде, дигән теләген белдерде. "Аларның саны артып, балалар йортларында яшәүче балалар хәтта җитмәсен иде", - ди ул.

Равил Моратов 1999 елдан башлап, "Алтын йөрәкле кеше" конкурсына үзләрен тәкъдим иткән пенсионерлар, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, кече бизнес вәкилләренең күрсәткән ярдәменең гомуми суммасы 1 млрд. сумнан артып киткәнлеген дә билгеләп узды.

Алга таба очрашуны иң күңелле мизгелләре якынлашты. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне һәм лауреатларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Равил Моратов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

"Аңлаудан ярдәмгә" номинациясендә лауреатлар - "Арское АТП" ААҖ генераль директоры Рузәл Гәрәев һәм "Лениногорскнефть" нефть һәм газ табу идарәсе башлыгы Рафаиль Нурмөхәммәтов. Җиңүчесе исә, Татарстанның Минзәлә районы прокуроры Михаил Николаев. "Соңгы телемем белән бүлешергә әзер" номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең Кою заводы токаре Юрий Бамбуров җиңүгә лаек булган. Ул үз гомерендә 26 литр кан һәм плазмафорез ысулы белән 41 литр плазма тапшырып, ничәмә-ничә кешенең гомерен озынайткан. Барлыгы 80 мәртәбә кан биргән. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Ю. Бамбуров бик сирәк очрый торган уңай резуслы беренче кан төркеменә ия кеше.
"Соңгысы белән дә уртаклашырга әзер..." Минзәлә шәһәреннән аналы-кызлы Светлана һәм Миләүшә Мәрдановага да кагыла бу сүзләр. Шәһәр мончасында эшләүче Светлана ханым, Ст. Матвеевка авылында урнашкан "Тургай" балигъ булмаган балалар социаль-тернәкләндерү үзәгеннән һәр атна килүче тәрбияләнүчеләрне тәмле теле, җылы карашы белән каршы ала. Аның һәр балага ягымлы сүзе табыла. Еш кына ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә ул аларны өенә дә алып кайта. Кызы Миләүшә дә аларга карата җылы мөнәсәбәтен кызганмый. Бу номинациянең тагын бер лауреатлары - Татарстанның Түбән Кама районы Иске Чишмә авылыннан Антонина һәм Борис Башуровлар. Антонина ханымның укучыларының берсе Славаның әнисе кинәт вафат булгач, малайга ярдәм итүче булмаганлыктан, бу гаилә аны үзенә сыендыра. Славага 18 яшь тулгач, Башуровлар аның саклык китапчыгын үз кулына тапшыра. Еллар дәвамында 110 мең сум акча тупланган була.

"Шәфкать" ("Милосердие") номинациясендә "Восток" Чистай сәгать заводы" ААҖ генераль директоры Владислав Цивилин җиңүче, "Казанның 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе" ААҖ генераль директоры Тәүфыйк Сафин һәм республиканың Кукмара муниципаль районының Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү комбинаты рәисе Нәфыйк Хөсәенов лауреатлар исемен яулады. "Изге гамәлләр" ("Добрые дела") номинациясендә җиңүчеләр һәм лауреатлар матди кереме начар булган гаиләләр, инвалидлар, ятим нарасыйларга ярдәм итү, социаль объектларга төзекләндерү эшләренә акча бүлеп бирү дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. "Татэнерго" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевның берничә ел рәттән үзенең ярдәм кулын сузуы конкурска нәтиҗәләр ясаганда югары бәягә лаек булган. Кайбыч районының "Кубня" ТНВ генераль директоры Альберт Рәхмәтуллин һәм "Идел-Пресс полиграфик-нәшрият комплексы" ААҖ генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов лауреат дип танылган. "Минем пенсионерлар - минем мәшәкать" номинациясендә Бөгелмә шәһәренең "БЭНЗ" ААҖ директоры Геннадий Чернов җиңеп чыккан. Мәктәпләр, инвалид, ветераннар, аз керемле гаиләләргә ярдәм итүче "Автоспецоборудование" Чистай заводы" ААҖ генераль директоры Михаил Корочкин лауреат исеменә лаек булган.
Моннан тыш, социаль мөһим программаларны гамәлгә ашыру эшендә "Сәләт" татар республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм "Мы..." яшьләр иҗтимагый хәрәкәте эшчәнлеге югары бәяләнгән. Изге гамәлләре өчен алар махсус диплом белән бүләкләнде. "Данлыклы хезмәт өчен" медале ике социаль-тернәкләндерү учреждениесе җитәкчеләренә тапшырылды. Ә ТР Президентының Рәхмәт хатларына Азнакай ПАТП генераль директоры Владимир Кротов, "Нижнекамская нефтебаза" ҖЧҖ генераль директоры Айрат Метшин һәм Буадан социаль хезмәткәр Лилия Сафина лаек булды.

Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президент Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары, мәшһүр хәйриячеләр һәм башкалар катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International