Минтимер Шәймиев РФ Президенты каршындагы Президиум Советы утырышында катнашты

2006 елның 24 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында РФ Президенты каршындагы өстенлекле милли проектларны һәм демография сәясәтен тормышка ашыру буенча Президиум Советы утырышы узды. Утырышны РФ Хөкүмәте башлыгы рәисе беренче урынбасары Дмитрий Медведев алып барган иде. Президиум утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Көн тәртибенә күп төрле мәсьәләләр куелган иде. Алар арасында төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү, сәламәтлек саклау өлкәсендәге сынау проектларын тормышка ашыру буенча төп чаралар һәм программалар, шулай ук ит терлекчелеген үстерү, лизинг буенча техника, терлекчелек өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләләре булды.

"Төзелеш материаллары мәсьәләсе бүгенге көндә аеруча мөһим булып тора", - дип белдерде Д.Медведев утырышта. Билгеле булганча, соңгы арада Дмитрий әфәнде Россиянең Екатеринбург, Төмән кебек һ.б. төбәкләрендә төзелеш тармагы үсеше, халыкны үтемле торак белән тәэмин итү милли проекты үтәлешен карап, тикшереп кайткан иде. Шуңа күрә утырышта нәкъ менә илне төзелеш материаллары белән тәэмин итү, бу төр сәнәгатьне җәелдерү темасы күтәрелде.
Д.Медведев сүзләренчә, төзелеш материаллары бизнесын Мәскәүдә генә түгел, гомумән, Россиянең төрле төбәкләрендә җайга салырга кирәк. Чөнки материалларга кытлык тиздән үзен бик нык сиздертәчәк. Шул ук цементны елына 90-100 миллион тонна җитештерергә туры киләчәк. Ә ул бүгенге көндә моннан өч тапкырга азрак күләмдә чыгарыла.

Татарстан президенты Минтимер Шәймиев үз чиратында төзелештә цементны алыштырырдай материалларга да өстенлек бирергә чакырды. Әйтик, гипсны, башка төрле беркеткеч материалларны һәм яңа технологияләрен. М.Шәймиев төзелеш материаллары сыйфатында нефть химиясе калдыкларын, бигрәк тә, күкертне файдаланырга тәкъдим итте. ТР президенты фикеренчә, бу эш җитештерүнең күп кенә калдыкларын халык файдасына куллану мөмкинлеген бирәчәк.

Тәнәфес вакытында журналистлар белән әңгәмәдә исә Минтимер Шәймиев төзелеш кебек үк, сәламәтлек саклау өлкәсендәге милли проектны тормышка ашыру да мөһим булуы турында әйтте. ТР президенты республикада Балалар клиник хастаханәсенең яңа җиһазлар белән тәэмин ителеше, Республика клиник хастаханәсе киңәйтелүе, күптән түгел Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә кардиохирургия комплексы ачылуы турында сөйләде. "Хәзер ел саен Казанда йөрәккә 6,5 мең операция ясарга мөмкин. Ә балаларны лейкемиядән давалау мәсьәләсен чишү буенча без 87 процентка чыктык. Чит илдә андый операцияләр 30-40 мең доллар тора, ә безгә ул 150-200 мең сумга төшә. Алга таба бу сумманы федераль үзәк тә күтәрергә булышыр дип көтелә. Кеше гомерен сакларга өйрәнә башларга вакыт", - диде М.Шәймиев.

ТР президенты медицина тармагын үзгәртеп кору, үстерү максатыннан Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрен "тәҗрибә" урыны итеп билгеләү тәкъдимен хуплавын да белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International