8 ноябрь көнне Казанның "Динамо" чирәмдәге хоккей командасы уенчылары һәм тренерлары Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән очраштылар. Билгеле булганча, казанлылар быел инде дүртенче тапкыр рәттән Россия чемпионатында беренче урынны яулап алдылар. Казан Кремленең тантаналар залында Минтимер Шәймиев “Динамо” уенчыларына бүләкләр һәм данлы исемнәр бирелү турында таныклыклар тапшырды.
Президент спортчыларны казанышлары белән тәбрик итте, киләчәктә тагы да мәртәбәле урыннар яулап алырга теләде.
Бәйрәм ашы кара-каршы дип, хоккейчылар да Президентны бүләкләделәр: 1 нче санлы футболка һәм хоккей кәшәкәсе тоттырдылар. Соңыннан спортчылар Минтимер Шәймиев белән фотога төштеләр.