7 ноябрь көнне Казан Кремле территориясендә “Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы” музей-мемориаль комплексы ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Яңа комплекс үз тарихлары һәм архитектуралары буенча бәйле булган корылмаларны: Сөембикә манарасын, элеккеге сарай чиркәвен һәм Татарстан Президентының рәсми резиденциясен берләштерә. Хан сарае һәм мәчете, Казан ханнары каберлеге тарихи территориясе музей-мемориаль комплексының урынын билгеләгән. Музей экспозицияләрендә – Казан ханнарының тәхет залы интерьеры фрагментлары реконструкциясе, күчмә кабиләләр чорыннан башлап бүгенге көнгә кадәр татар халкының дәүләтчелек үсеше тарихы белән бәйле музей раритетлары һәм копияләре.
Сугышчылар киемнәрен кигән тарихи клуб вәкилләре тантананы тагын да бизәде. Җыелучыларга ТР Президенты Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул Фәннәр академиясе һәм аның бүлеге – ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренә, “Казан Кремле” музей-тыюлыгының тарихи-архитектура һәм сәнгать дирекциясенә, “фәнни оешма һәм җәмәгатьчелекнең интеллектуаль көчләренә” музей-мемориаль комплекс оештырган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, бүгенге көнгә кадәр халык тормышын, аның килеп чыгышын һәм ул үткән юлны тарихи планда күрсәтергә омтылыш булмаган иде әле. “Безнең ничек үскәнне һәм безнең ниләр аша узганны этаплап күрсәтергә омтылыш ясалган”, - диде ул. Минтимер Шәймиев борынгы чорлардан башлап, үз тарихи үткән аңлауның әһәмиятен билгеләп узды. Төрки каханлыгы тарихын мисалга алып, ТР Президенты бүгенге көндә аны өйрәнү белән БДБга керүче Урта Азия фәнни үзәкләре актив шөгыльләнә дип ассызыклады. Шул ук вакытта, борынгы дәүләтнең хәзерге Россия территориясендә яшәүче халыкларга турыдан-туры катнашы бар. “Моның белән без шөгыльләнергә тиеш – бу Татарстан һәм аның халкы мәнфәгатьләрендә һәм Россия Федерациясе үсешенең объектив бәя күзлегеннән бик мөһим”, - дип ассызыклады ул. Бүгенге көндә Алтын Урдага карата тарихи дөреслекне аңлау һәм кире кайтару процессы да ахырына кадәр җиткерелмәгән, дип өстәде ул.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, Казан ханлыгы һәм әлеге чорның башка ханлыклары үсеше буенча фәнни эзләнүләр һәм тикшеренүләрне дә дәвам итәргә кирәк. “Шулай ук революциядән соңгы процессларны: милли-территориаль бүленеш нигезендә дәүләтчелек барлыкка килүне дә онытырга ярамый. Шунысы сөенечле, мондый музей элегрәк оештырылган булса, андагы күп нәрсәләрне яңадан тикшерергә туры килгән булыр иде. Бүген без музейны күбрәк объективлык шартларында, догматик һәм идеологик йогынтыларсыз ачабыз”, - дип билгеләп узды республика башлыгы.
“Эшләр алга таба да дәвам итәргә тиеш. Дәүләтчелек музее ачып, без бөтен сорауларга да җавап бирдек дип әйтү - беркатлылык булыр иде. Тарихи мәгълүматларга өстәмәләр кертергә, баетырга һәм аныклаулардан курыкмаска кирәк” , - дип фикерен җиткерде Минтимер Шәймиев. “Беренче тапкыр татар халкы һәм Татарстан дәүләтчелек музее ачып, без киләчәктә музейны тагын да баетыр өчен, алга таба омтылырга тиешбез”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева үзенең чыгышында кичә республика Татарстан Конституциясе көнен билгеләп узды, дип искәртте. “Бүгенге вакыйга кичәге көнне күптәнге вакытлар, төрки цивилизациясенең борынга тарихы белән бәйли”, - диде ул.
Чарада шулай ук ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов, ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР Президенты каршындагы сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Рафаиль Хәкимов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – ТР Президенты тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, җәмәгатьчелек, иҗади берлекләр, фәнни институтлар вәкилләре катнашты.
Чара барышында Минтимер Шәймиев яңа музей-мемориаль комплексы заллары белән танышты. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, уникаль экспонатлар археологик коллекцияләр, шулай ук ТР Президентына бүләк ителгән әйберләрдән төзелгән. Экспозицияләр татар халкында дәүләтчелек үсешенең төп мизгелләренә кагыла – экспонатлар арасында (нигездә оригиналлардан күчермә яки реконструкция): Кубрат хан тамгасы белән йөзек, болгар чоры зәркән эшләнмәләре, Җүчи Олысы карталары һәм язма ярлыклары, Олугъ Мөхәммәд һәм башка Казан ханнары скульптуралары, татар халкының Россия империясе составындагы тормышына, 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы милли яңарыш чоры, шулай ук ТР Конституциясе, Дәүләт суверенитеты турындагы декларация, федератив килешүгә бәйле документлар.
Яңа музейга килүчеләр билгеләп узганча, күрелгәннәрдән иң төп тәэсир – тарихи фактларны биргәндәге объективлык. Мисал өчен, ике киштәдә ике тарихи документ күчермәсе тәкъдим ителгән: 1742 елгы Сенат Указы һәм 1773 елгы Синод Указы. Беренче документ Казанда мәчетләр төзүне тыя, икенчесе дини түземлелекне игълан итә. Экскурсия тәмамлана торган залда ТР Президенты фотосурәтләре һәм бүләкләре урын алган.
Музей комплексының бер бинасындагы аңлатма язуында “татар халкының дәүләтчелек тәҗрибәсе төрки, Россия һәм дөнья сәяси тарихында төп өлеш булып тора” диелгән. Музей-мемориаль комплексы тарихи ядкарь һәм экспонатлар җыючы һәм саклаучы, татар этно-сәяси тарихының тикшеренүләр һәм мәдәни үзәге булачак.