9 ноябрь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә террорга каршы комиссия утырышы узды. Биредә "Казан" һәм "Бегишево" халыкара аэропортларын террордан саклау дәрәҗәсе турында сүз барды.
Комиссия эшен башлап җибәргәндә, Президент бу саклык таләпләре иң элек кеше гомерен саклау өчен булдырылган, шуңа күрә аларның комплекслы үтәлүе, даими яңартылып торуы аерычу мөһим дип ассызыклады. Икътисадыбызның үсүе аэропортларда кеше һәм йөк санын арттырачак, без аларның иминлеген тәэмин итәргә тиешбез. Аның өчен Россиянең Һавада очу кодексы таләпләренә, федераль авиация кагыйдәләренә таянып эшләргә кирәк.
Комиссия утырышында шулай ук ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Ногманов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Агтас Галиахметов, “Казан” халыкара аэропрты” ААҖ генераль директоры Петр Трубаев, “Татарстан” авиакомпаниясе” ААҖ генераль директоры Мөхәммәт Зәкәрҗәев һәм ТР буенча федераль саклык хезмәте җитәкчесе Евгений Вдовин чыгыш ясады.
Бүгенге очрашу нәтиҗәләре нигезендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, ТР эчке эшләр министрлыгына, ТР буенча федераль саклык хезмәте идарәсенә, аэропортлар җитәкчелегенә файдалы киңәшләр бирелде һәм вазифалар йөкләнде.