11 ноябрь көнне Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге үзенең XI конференциясен үткәрде.
Аның эшендә “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, әлеге сәяси фирканең Генераль советы Президиумы секретаре урынбасары, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты. Чарага шулай ук Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Президент, Министрлар Кабинеты, Парламент Аппараты вәкилләре, Татарстан буенча федераль оешмалар җитәкчеләре, муниципаль район һәм шәһәр башлыклары, предприятие-оешма генераль директорлары, югары уку йортлары ректорлары, мәктәп директорлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, барлыгы 453 кунак чакырылган иде.
Конференциягә урыннардан сайланган 201 делегатның 189-ы килгән. Көн тәртибендә төп ике мәсьәлә - “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Без сайлыйсы Россия” исеме астындагы программа белдерүе һәм фирканең Татарстан бүлеге бурычлары турында; “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең VII съездына делегатлар сайлау хакындагы сораулар кертелгән. Беренче көн тәртибен карауга керешкәнче, әле күптән түгел генә партия сафына баскан 9 кешегә партия билетлары тапшырылды. Татарстан Президенты кулыннан шундый дәрәҗәле документны алучылар арасында Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин, Түбән Камадагы “Полистирол” заводы генераль директоры Әхәт Миңнуллин, Әлмәт районының Түбән Мактама җирле үзидарәсе рәисе Нәфис Шәрәфетдинов, Тукай муниципаль районы башлыгы Таһир Хәрмәтуллин да бар.
Конференция делегатлары һәм күпсанлы кунакларны сәламләп, “Бердәм Россия” нең Югары Советы рәистәше, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Республика Илбашы ассызыклаганча, илдәге иң зур һәм иң көчле партиянең алда торган җиденче съезды Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлекнең йомгаклау этабы булып тора. Партиянең “Без сайлыйсы Россия” исеме астындагы программа белдерүен тикшерүдә Татарстан төбәк бүлегенең актив рәвештә катнашуы һәм фикер алышулар барышында 100 дән артык тәкъдим керүе – сәяси өлгергәнлегебезне раслый һәм җәмгыятьнең стратегик яңарышы белән безнең тирәнтен кызыксынуыбызны күрсәтә, - ди Минтимер Шәймиев.
Мәгълүм булганча, “Бердәм Россия” партиясенең оешуына 5 ел тулды. “Биш ел, бер караганда күп вакыт та түгел кебек, әмма сәяси фирка тарафыннан башкарылган эшләр шактый”, - дип искәртә Президент. – Нәрсә соң ул 5 ел вакыт? Бу - шушы чорда партия сафларының күпкә артуы һәм ныгуы , 2003 елда Дәүләт Думасына сайлауларда ышанычлы җиңү, 2004 елда Президент сайлауларында Владимир Путинның икенче срокка сайлануын хуплап, сайлауларда актив катнашуы һәм җирле сайлау кампанияләрендә күпчелекне яулаган уңышлар. “Бердәм Россия” дөрестән дә, советлар чорыннан соңгы Россиядә, үзенең сафларын сан буенча миллионынчы чиктән уздырган беренче партия”, - ди фирканең Югары Советы рәистәше.
Алда торган сәяси кампаниягә тукталып, Президент, Дәүләт Думасына сайлауларга бик азларның гына үтә алуын һәм шулар арасында “Бердәм Россия”нең дә булуын белдерә. Аның фикеренчә, бермандатлы округларда сайлауларның бетерелүе, очраклы, аерым кешеләрнең сәяси аренага үтү мөмкинлеген тарайтты, шул ук вакытта партияләрнең халык алдында җаваплылыгын тагын да арттырды.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында, илдә кайбер фиркаләрнең берләшүенә карата да фикерләрен җиткерде. Мәгълүм ки, моннан бер ел чамасы элек “Патриоты России” һәм күптән түгел “Пенсионерлар”, “Родина”, “Тормыш” партияләре бер-берсенә кушылып “Справедливая Россия” барлыкка килгән иде. Президент билгеләп узганча, болар парламент партияләре берлеге түгел, ә аерым сайлау блокларның, идеяләренең бик үк уңышлы булмаган реанимациясе. Татарстан дәүләте башлыгы искәрткәнчә, мондый ясалма формалашуларның нәрсәгә китерәчәген халык аңлады инде. Ил ачык булмаган ориентер тотканнарга түгел, ә системалы партиянең формалашуына мохтаҗ. “Безнең халык шушы ике дистә ел эчендә сәяси популизмның зур мәктәбен узды. Нинди генә лидерлар пәйдә булмады да, алардан нинди генә матур ышандырулар яңгырамады. Ләкин аларның эшләре сүздән артмады”.
“Бердәм Россия”нең эшчәнлегенә тукталып, Минтимер Шәймиев, “безнең эшләрнең барысы да һәм һәркемгә дә охшап та бетмәскә мөмкин, кайвакыт әле үзебезгә дә”, дип искәртә. Шул рәвешле ул хакимиятнең бер генә партиясе дә тәнкыйтьне урап уза алмавын һәм хакимлек итүче фирканең үз сайлаучылары алдында даими рәвештә имтихан тотып тору зарурлыгын ассызыклый.
“Бердәм Россия”нең программа белдерүенә тукталып, Илбашы, әлеге документның фикер алышу процессында киң җәмәгатьчелеккә чыгарылуын, күп кенә тәкъдимнәр кертелүен һәм партия төзелешендә идеологиянең мөһимлеген хуплый. Ул белдергәнчә, мондый сәяси белдерү бүгенге көннең чынбарлыгын чагылдыра һәм әлеге проект зур реформа булып тора.
Съездда тәкъдим ителәчәк программа белдерүгә карата Татарстан Президентының кайбер искәртмәләре дә бар. Аның карашынча, федерализм үсешенә нык игътибар бирергә кирәк. Минтимер Шәймиев шулай ук илдә этник сәясәт булдыру, конфессияара мөнәсәбәтләргә анализ ясау кирәклегенә басым ясады. “Яшьләр сәясәте дә зарур. Яшь сәясәтчеләрнең җитенкерәмәве үзен сиздерә. Киләчәк буынны хакимияткә ныграк тартырга һәм монда ”Бердәм Россия” яшь буынның иҗадый үсешенә ярдәм итәргә тиеш”. Программа белдерүендәге кайбер мәсьәләләр белән Минтимер Шәймиев килешеп бетми. Мисал өчен, аның фикеренчә, документтагы энергия чыганакларына бәяләрне күтәргән өчен җинаять җаваплылыгы турындагы пунктны төшереп калдырырга кирәк. “Базар шартлары һәм монда сәясәтчеләрнең бәяләрне билгеләве дөрес түгел, шуның өстенә мондый чаралар уйланылмаган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, - дигән карашын җиткерде ул.
Минтимер Шәймиев белдергәнчә, “Бердәм Россия” Татарстанда җитәкчелек итүче партия. “Теләсә кайсысы , хакимияткә әгәр кайчан да булса килә калса да , республикада ул мондый көчкә ия була алмаячак”. Йомгаклап, Президент, алга таба илдәге шундый көчле партиянең җәмгыятьтәге йогынтысын артырырга һәм алдагы сайлаулардан тагын да зур процентларда сайлаучылар ышанычын яулап чыгарга кирәклеген ассызыклады.
“Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси Советы секретаре , Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, делегатларны һәм кунакларны фирканең программа белдерү белән таныштырды. Программа үзе “Бердәм Россия”нең 2 декабрьдә Екатеринбургта узачак съездында кабул ителәчәк. Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы секретаре, программа проектын җәмгыять ихтыяҗларын тулысынча яктырта, халыкның хакимият партиясенә булган таләпләрен чагылдыра, дип саный.
“Без сайлыйсы Россия” исеме астындагы программа белдерүе партиянең соңгы 5 елда башкарган эшләренең хисабы белән башланып китә. Россия парламентында күпчелекне тәшкил иткән “Бердәм Россия” фракциясе шушы чорда 80 процентка якын законнарны яңадан карап чыгарга өлгергән. Яңа бюджет, яңа салым, торак, җир Кодекслары эшләнгән, Су кодексы дөнья күрү алдында. Сайлауларга, җирле үзидарәгә, вәкаләтләр бүлешүгә кагылышлы яңа норматив документлар кабул ителгән. “Бу үз чиратында илдә тотрыклы вәзгыять урнашуга ярдәм итте. Әмма Россиянең дөнья җәмәгатьчелегендә лаеклы урын алуы өчен болар гына җитми, кайбер җитди проблемаларны чишәргә кирәк”, – ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Илдә әйдәп баручы рольгә омтылган партия шушы проблемаларга чишелеш эзли. Шуннан чыгып программа белдерүендә бурычлар куелган. Төп бурычлар өчәү: илдәге демографик хәлне тотрыклыландыру; икътисадны яңа инновация дәрәҗәсенә чыгару, шул юл белән икътисадның перспективалы тармакларының көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү; коррупциягә каршы көрәшне киң җәелдерү. Алдагы ун ел дәвамында бу бурычларны чишү өчен партия 10 йөкләмә алырга җыена.
“Бердәм Россия” ил халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен нәрсә эшләргә дигән сорау куя һәм эшләүчеләргә тормышын җайлау, гаиләсен төзү, бизнесын ачу өчен шартлар тудыру дигән йөкләмә дә ала. Сәнәгать сәясәте өлкәсенә килгәндә, партия аны дәүләтнең стратегик планлаштыруы аша чишәргә тәкъдим итә. Йөкләмәләрнең тагын берсе, барлык дәрәҗәдәге дәүләти идарә системасын реформалаштыру белән бәйле.
Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, программаны әзерләүчеләр күз уңыннан җирле үзидарәләрнең, күпсанлы проблемалары, рухи-әхлакый мәсьәләләр һәм милли-мәдәни үсеш перспективалары төшеп калган. Моннан тыш, партия белдергән өстенлекләрнең гамәлгә ашыру механизмнары да анык түгел. Һәм Татарстан төбәк бүлеге әлеге көнүзәк хәлиткеч мәсьәләләрне тәкъдимнәр рәвешендә үзәккә җибәрәчәк.
“Без үзебезнең тарафдарларыбызга, - һәм шулай ук сәяси көндәшләребезгә ачык итеп әйтергә тиешбез, “Бердәм Россия” бер көнлек партия түгел, ә хакимияткә килүче һәм озакка, җитди рәвештә ил язмышы өчен җаваплылык алучы сәяси көч”, - ди йомгаклады үзенең чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.
Фикер алышуда катнашкан чыгыш ясаучылар да партиянең мондый программа белдерүен хуплыйлар, шул ук вакытта үзләренең тәкъдимнәрен дә яңгыраттылар. Качалов исемендәге зур рус драма театры баш режиссеры Александр Славутский мәсәлән, илкүләм өстенлекле проектлар арасында рухиятне чагылдырган мәдәният-сәнгать үсеше буенча да программа булдыруга өметләнә.
Программа проекты делегатлар тарафыннан нигездә якланды һәм конференциянең икенче көн тәртибе буенча “Бердәм Россия” партиясенең 2 нче декабрьдә Екатеринбург каласында узачак җиденче съездына делегатлар сайланды.