14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Казан ярминкәсе Баш павильонының Ак залында “Коррупциягә каршы көрәш проблемалары турында” Идел буе федераль округының фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Түгәрәк өстәл утырышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, Дәүләт Думасының куркынычсызлык буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, коррупциягә каршы тору буенча комиссия рәисе Михаил Гришанков, Россия Федерациясе Генераль Прокуроры урынбасары Сергей Герасимов, ИФОда РФ Федераль Куркынычсызлык Советы органнары башлыклары Советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе буенча ФСБ идарәсе башлыгы Олег Храмов, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Прокуроры Кафил Әмиров, РФ һәм ТР коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге министрлыклар һәм ведомство җитәкчеләре, башкарма, закон чыгаручы һәм суд хакимияте вәкилләре, коррупциягә каршы эшчәнлек өчен җаваплы башка хезмәткәрләр катнашты.
Александр Коновалов, кереш сүзендә, коррупция проблемасының яшәешебездәге күп кенә уңай процессларга аяк чалуын һәм тоткарлыкларның сәбәпчесе булуын ассызыклады. “Коррупция проблемасының тискәре күренеш булуын аңлый барган саен, тормышыбызның төрле өлкәләрендә ул тагын да кискенрәк чагылыш табуын дәвам итә, ул барлык даирәләргә дә акрынлап үрмәли бара”, - ди ул.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.