14 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казанда яңа кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы “Korston”ны ачу тантанасында катнашты.
Яңа комплекс белән котлау тантанасында Кострома өлкәсе губернаторы Виктор Шершунов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм “Korston” компаниясе төркеме президенты Анатолий Кузнецов катнашты.

Анатолий Кузнецов иң элек, өч ел көткән вакыйга уңаеннан сөенечен белдереп, республика җитәкчесенә олы рәхмәтен җиткерде. “Минтимер Шәймиев безгә әлеге бинаны сафка бастыру өчен шушы урынны ышанып тапшырды”, - дип, казанлыларны олы бәйрәм белән тәбрикләде. Исегезгә төшерәбез, Ершов урамында урнашкан әлеге комплекс элеккеге трамвай депо бинасы җирендә урнашкан. Анатолий Кузнецов, 2007 елның Хәйрия елы дип игълан ителүен искәртеп, “Korston”ның да бу изге эшкә үз өлешен кертүен әйтеп узды. Казан дәүләт консерваториясенең аеруча талантлы студентларына 10 стипендия гамәлгә куелган.
Минтимер Шәймиев чыгышында, үз исеменнән, ТР Хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы исеменнән, татарстанлыларны, мәркәзебезнең искиткеч зур бәйрәме белән котлады һәм көннән-көн ачыла барган зур комплекс һәм үзәкләр белән хозурлануын ассызыклап: “10 ел элек миңа шундый кыска вакыт эчендә мәһабәт бина төзеп бетереп була дип әйтсәләр, мин әле бераз шикләнер идем. Шәһәрне күркәмләндерүче биналар әледән әле артып тора”, - диде. Президент “Korston”ның халыкка хезмәт күрсәтүче һәм күңел ачарга ярдәм итүче кунакханә, офис үзәкләре, ресторан, супермаркет, кинотеатр, бильярд һәм башка чараларны үзендә берләштерүенә һәм аның шуның белән отышлы булуына да басым ясады. “Билгеле, бу хезмәтләр бушка түгел, әмма бу тырышыбрак акча эшләргә этәргеч ясый”, - диде Илбашы.
14 ноябрь тагын шунысы белән игътибарга лаек: Анатолий Кузнецов кичә үзенең 50 яшьлек юбилеен да билгеләп узды, шул сәбәпле ул Минтимер Шәймиевка да, “Korston” 14 ноябрьдә ачылачак дип вәгъдә биргән.
Алга таба Президент һәм мәртәбәле кунаклар, комплекска керү юлындагы дүрт почмаклы бантны сүтеп, аның эченә рәхим итте. Дизайн бизәлеше, комплексның эчке кыяфәте кунакларның күңеленә бик хуш килде.
“Korston”ның өстенлекле юнәлеше булып, төрле сыйфатта бизнес-чаралар оештыру санала. Заманча бизнес-үзәк, гаҗәеп матур җиһазланган конференц-заллар, шул исәптән, гомуми мәйданы 1300 кв. м. булган күп функцияле зал, банкетлар, семинарлар, конференцияләр оештыру өчен уңайлы шартлар – кыскасы, барысы да заманча таләпләргә җавап бирә.
“Korston”ны ачарга килгән Казан халкы өчен бәйрәм концерты оештырылды. Концерт чыгышлары конкурс-уеннар белән дә үрелеп барды. Россия һәм Татарстанның эстрада йолдызлары – Лев Лещенко, Татьяна Буланова, “Казан егетләре”, “Зөләйлә” һәм башка төркемнәр иң матур җырларын халыкка бүләк итте.
Бәйрәмдә РФ Президентының Ерак көнчыгыш федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Камил Исхаков, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР Милли банк рәисе Евгений Богачев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов катнашты.