Татарстан парламентының утырышында “ТР бюджеты турында” республика закон проекты икенче укылышта каралды. Мәгълүм булганча, алдагы елның бюджетын керемнәр буенча 55 млрд. 805 миллион сум һәм чыгымнар буенча 58 млрд. 516 миллион сум күләмендә, шул исәптән капиталь чыгымнарны 11 млрд. 855 миллион 884 мең сум, агымдагы чыгымнарны 46 млрд. 659 миллион 770 мең сум күләмендә раслау тәкъдим ителгән иде. 2007 нче елда бюжет кытлыгы исә 2 млрд. 710 миллион 636 мең сум.
Төп финанс документына парламент депутатлары тарафыннан 204 төзәтмә кертелгән була. Аларның барысы да профиль комитетларында карап тикшерелде. Бүгенге утырышка кадәр төзәтмәләрнең 44 –ен кабул итәргә дигән тәкъдим булган. Шуннан чыгып, чыгымнар суммасы 1 нче укылыштан соң янә 2 млрд. 301 мең сумга артып китә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп узганча, бюджетның социаль юнәлеше сакланып кала – социаль сәясәт, фән һәм мәгариф, төзелешнең өстенлекле юнәлешләрен финанслау каралган, федераль үзәк белән бергә өстенлекле илкүләм проектларны тормышка ашыруны финанслау ниятләнә.
Дөрес, депутатларның кайберләре бюджетка бәйле космик-фантастик саннар да китерә. Мисал өчен, коммунистлар республика бюджетын 94 миллиард сум кадәр җиткерү тәкъдиме белән чыккан. Моңа карата Фәрит Мөхәммәтшин, бу берничек тә реаль түгел дип саный.
Бюджет турындагы канун нигезендә, Татарстан Министрлар Кабинеты бюджетны үтәгәндә, өстәмә алынган керемнәрне; кредит оешмаларыннан алынган кредитларны; җир кишәрлекләрен һөм акцияләрне сатудан алынган керемнәрне; Татарстан бюджеты акчаларын исәпкә алу буенча счетларда калган акчаларның үзгәрешен 2007 елда әлеге Законның 1 нче кушымтасы нигезендә бюжет кытлыгын каплау өчен җибәрергә тиеш.
Сессия тәнәфесе вакытында журналистлар белән очрашу вакытында Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, торак-коммуналь хуҗалыктагы хезмәт күрсәтүләрнең ставкаларындагы үзгәрешләргә тукталып, бөяләрнең артуын федераль тарифлардагы үсешкә бәйләп аңлатты. Федераль үзәк тарифларны 15 процентка кадәр арттыруны куя, Татарстан исә, 14 процент чигендә тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, керемнәре аз булган гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия яки компенсация алырга хокуклы.
Моңа кадәрге утырышларда кире кагылган мәсьәлә арасында “ Яңа гасыр” телевизион каналының хәбәрчелек пунктлары чыгымнарын индексациялөү һәм яңаларын ачу өчен 80 миллион сум акча соралган иде. Бүгенге утырышта депутатлар әлеге максатка 44 миллион 600 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү, ә калган өлеше “Татмедиа” нең эчке резервларыннан алу тәкъдимен хуплап тавыш бирделәр.
Туфан Миңнуллинның “Идел” журналының полиграфия сыйфатын яхшырту чыгымнарын арттыру, татар әдәбияты классигы Г.Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган альбом чыгару, “Фән һәм тел” фәнни журналына смета буенча финанс ярдәмнәре сорау турындагы мөрәҗәгате дә уңай канәгатьләндерелә. Әлеге мәсьәлә “Татмедиа” гаммәви-мәгълүмат чаралары агентлыгында каралган һәм финанслау юллары билгеләнгән.
Депутат Индус Таһиров, ТР Фәннәр академиясендә хезмәткә түләү фонды, аренда фонды һәм җиһазлар сатып алу өчен 2007 елга 30 миллион 479 мең сум күләмендә финанс чыгымнарын арттыруга өстәмә акча күздә тотуны сораган. Депутатлар сумманы бераз киметеп, 30 миллион 200 мең сум күләмендә расладылар.
Спорт һәм туризмны үстерү буенча да төзәтмәләр өлешчә кабул ителде.
“Сәләт” Татар Республика яшьләр иҗтимагый фонды проектын максатчан финанслау буенча мәдәният, фән, мәгариф, һәм милли мәсьәләләр комитеты тәкъдиме шулай ук хуплана. Алдагы елда фондка ярдәм йөзеннән 7 миллион сумга якын акча бүленәчәк. Соралган калган сумма исә инвесторлар ярдәме белән канәгатьләндерелә.
Коммунистлар фракциясе тарафыннан кертелгән тәкъдимнәрнең берсе дә хуплау тапмады һәм алар моңа кадәрге комитет утырышларында да кире кагылган иде.
Республиканың төп финанс документы проекты утырышның кичке өлешендә өченче укылышта да кабул ителде. Ул Президент имзалаганнан соң үз көченә керәчәк.
“2007 елга ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” ТР законы проекты да өченче укылышка чыгарылды. Фондның бюджетын керемнәр буенча 6 747 290 мең сум, чыгымнар буенча 6 831 511 мең сум күләмендә раслау карала.