20 ноябрь көнне Казанга Россия Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин килде. Кунакны “Казан” аэропортында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев каршы алды.
Сергей Степашин Казанга эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасында Россия хисап палатасы тарафыннан уздырылган тикшерүләргә нәтиҗәләр чыгару буенча киңәшмәдә катнашачак. Өстәвенә, Хисап палатасы башлыгы өстенлекле милли проектларны тормышка ашыру кысаларында төзелгән объектлар, аерым алганда, Төбәкара клиник-диагностикалау үзәге белән танышачак.