Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы үтте

2006 елның 15 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе гомуми җыелышы үтте. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Гомуми җыелышта республика, бигрәк тә, фәнни җәмәгатьчелек өчен мөһим мәсьәлә – Татарстан Республикасында бүгенге көндә фәнни һәм инновация өлкәсе үсеше стратегиясен эшләү вәзьгыяте кузгатылды. Шушы үсеш юлында ТР Фәннәр Академиясенең бурычларын һәм ролен билгеләү исә, төп мәсьәлә буларак күтәрелде.

79 галимне очраштырган гомуми җыелышта, Татарстанда фән һәм инновация үсеше өлкәсе белән идарә итүнең кластер моделе, фән белән идарә итүнең кластер моделе шартларында ТР ФА Президиумы структурасы, шулай ук Академия Президиумы вәкаләтләрен киңәйтүнең төп позицияләре кебек проектлар тәкъдим ителде. Әлеге модельне эшләгән ТР ФА Президиумы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Эшче төркем уйлавынча, Президиум составына дәүләт органнары җитәкчеләрен, эре оешма һәм предприятие вәкилләрен кертеп, аны киңәйтү, республикада фән һәм инновация үсешенә ныклап ярдәм итәчәк.

Әхмәт Мазгаров чыгышында Фәннәр Академиясенең инновация үсешен ничек тәэмин итүе, нинди яңа проектларның гамәлгә ашырга торуы турында бәян итте. Җыелышта Россия Фәннәр Академиясенең Казан фәнни үзәге президиумы рәисе, химия фәннәре докторы Александр Коновалов һәм башка галимнәр чыгыш ясады. Яр Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Илдар Халиков исә, фән өлкәсендә автогигант шәһәрнең ниндирәк казанышлар белән горурлана алуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International