Сергей Степашин Төбәкара клиник-диагностикалау үзәгенә федераль медицина үзәге исемен алуга ярдәм итәргә вәгъдә итте

2006 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Казанга эш сәфәре белән килгән Россия хисап палатасы рәисе Сергей Степашин һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төбәкара клиник-диагностикалау үзәгендә булды.

Сергей Степашинны РФ Хисап палатасының ике вәкиле – аудитор Сергей Рябухин һәм аппарат җитәкчесе Сергей Шахрай озатып йөри.

Дәрәҗәле кунаклар Төбәкара клиник-диагностикалау үзәгенең “А блогы” дип аталган бинасында булды, операция блогы белән танышты, шулай ук пациентлар белән аралашты. Аларга әле узган атнада гына заманча технологияләр кулланып ачык йөрәккә операцияләр ясалган булган. Учреждениенең баш табибы Рөстәм Хәйруллин югары квалификацияле табиблар коллективы йөрәккә елына 6 меңнән артык операция ясарга сәләтле һәм бүгенге көндә үзәктә Татарстан кешеләре генә түгел, Ульяновски өлкәсе, Башкортстан, Мари Эл халкы да дәвалана, дип хәбәр итте. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, РФ Хөкүмәтенә әгъзаларына берничә тапкыр республика “бүген үк калган россиялеләрне дә үлемнән коткарырга әзер” дип белдерелсә дә, әлеге тәкъдимгә җавап алынмаган.

Сергей Степашин Минтимер Шәймиевкә үзенең РФ Президенты каршындагы “Сәламәтлек” илкүләм проектын тормышка ашыру буенча Совет әгъзасы буларак, Төбәкара клиник-диагностикалау үзәге федераль медицина үзәге исемен алырга ярдәм итәчәген вәгъдә итте. “Яхшы материаль базалы, квалификацияле хезмәткәрләр булган әзер үзәк алу һәм аны үстерә башларга мөмкинлек булганда, нигә башка төбәкләрдә, әйтик Бесланда яңа медицина үзәге төзергә ди”, - дип билгеләп узды ул. Сергей Степашин сүзләренчә, бу бюджет акчаларын янга калдырырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International